Минтимер Шәймиев энергоресурсларга һәм энергетикага багышланган күргәзмә һәм симпозиум ачылышында катнашты

2007 елның 4 декабре, сишәмбе

4 декабрьдә "Казан Ярминкәсе"нең күргәзмә үзәгендә "Энергоресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклап калу - 2007" VIII Халыкара симпозиум һәм "Энергетика. Ресурслар сакланышы - 2007" IX Халыкара күргәзмә үз эшен башлап җибәрде. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк күргәзмәне һәм симпозиумны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне саклаучы технологияләр үзәге, Казан шәһәре мэриясе, "Татэнерго", "Татнефть", "Казан ярминкәсе" Ачык акционерлык җәмгыятьләре оештырган. Аның төп максаты - фундаменталь һәм гамәли фәннәрнең фәнни-технологик казанышлары һәм төбәк икътисадларын энергоресурсларны саклап калу юнәлешендәге үсеш юлына күчерү буенча гамәли нәтиҗәләр алмашуына ярдәм итү. Симпозиумның сессияләрендә, конференцияләрендә һәм "түгәрәк өстәл" утырышларында фикер алышуга каралган темалар Россиянең энергетика стратегиясен гамәлгә ашыру, энергиянең яңа чыганакларын һәм энергиягә кагылышлы фәнни эшләнмәләр кертү, традицион булмаган һәм яңартыла торган энергия чыганакларын куллану, шулай ук тирә-як мохитне нәтиҗәле яклау юлларыннан гыйбарәт. Әйтергә кирәк, "Энергоресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклап калу" симпозиумы энергетика өлкәсендә шактый җитди чараларның берсенә әверелде. Аның барышында соңгы заманча технологияләрне һәм җиһазларны күрү, энергетика тармагында бүгенге көндә чаң сугылган проблемаларны анализлау мөмкинлеге тудырыла.

Тантананың мәртәбәле кунаклары рәтендә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов, РФ Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының Дәүләт энергетика сәясәте департаменты директоры Сергей Михайлов, ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, башка министрлык һәм ведомство башлыклары, Россия төбәкләре һәм Татарстанның әйдәп баручы оешма һәм предприятие җитәкчеләре бар иде.

Симпозиум һәм күргәзмә эшчәнлеге белән танышырга килгән мактаулы кунакларны һәм энергетика ресурслары тармагы өчен җавап бирүче хезмәткәрләрне Минтимер Шәймиев сәламләде. Республика башлыгы әйтүенчә, энергия ресурсларын саклап калу проблемаларына багышланган күргәзмәләр оештыру күркәм традициягә әверелде. Бу аңлашыла да, төрле вакытларда без күп нәрсәне җилгә очырып, исраф итеп эшләдек. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, җитештерү мәйданнарын оптимизацияләү, заманча технологияләрне эшкә җигү һәм уңайлы җиһаз-җайланмалар кертү хисабына, энергия ресурсларын саклап калу мәсьәләсенең дә уңай чишелеше тәэмин ителә. Президент фикеренчә, тотылуга каралган ягулыктан никадәр күбрәк электроэнегия ала алсак, безнең уңыш шуңа бәйле.

Сергей Михайлов Россия Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы вәкилләренең күргәзмә эшендә катнашу максаты белән Казанга килүенең изге традициягә әйләнүен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм бу мәсьәлә белән бәйле проблемалар буенча йомгак чыгаруга багышланган чара элек Мәскәүдә уздырылып килде. "Хәзер симпозиум үткәрүне Мәскәүдән Казанга күчерү дөрестер, чөнки биредә - Татарстан җирендә энергия ресурсларын саклау мәсьәләсе җитди һәм тамырдан хәл ителә. Биредә сүзләр гамәлләрдә чагылыш таба. Бүгенге күргәзмәдә күреп уйланырлык, горурланырлык экспозицияләр байтак", - дип, Сергей Михайлов сәламләү сүзләрен җиткерде. "Углеводород чималын табу күләмнәре буенча безнең ил дөньяда алдынгы булып санала, безгә бу байлыкны нәтиҗәле куллану буенча да алгы сафта тору зарур", - дигән теләкләрен ирештерде ул.

Тантаналы чыгышлардан соң Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Сергей Михайлов, Александр Когогин кызыл тасманы кисеп, күргәзмә эше белән танышырга кереште.

Елдан-ел күргәзмә экспозициясе "Җитештерүче - Кулланучы" принцибы буенча төзелә, ягъни, күргәзмәдә бер яктан энергия һәм ресурс саклаучы технологияләр һәм җиһазларны алга сөрүче әйдәп баручы Россия һәм чит ил предприятиеләре, икенче яктан, җитештерүдә инде файдаланыла торган җиһазларны күрсәтүче республика оешмалары тәкъдим ителә. Бу үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итә.

Күргәзмәне энергетика җиһазлары һәм технологияләре, гидро-җылылык- һәм электр энергетикасы, сәнәгый һәм коммуналь-көнкүреш энергетикасы, энергиянең традицион булмаган чыганаклары һәм кече энергетика, энергия саклауның максатчан программалары, ресурслар саклау, экологик яктан чиста технологияләр, энергия ресурсларын, су һәм газ куллануны көйләү һәм учетка алу системалары һәм җайланмалары, казаннар, җылылык челтәре өчен су әзерләү системалары, электр һәм җылылык энергиясен тапшыру чаралары, җылылык белән тәэминат системалары режимнары белән идарә итү, газ белән тәэминат системасы, энергетик куркынычсызлык кебек экспозицияләр тәшкил итә.

Дәрәҗәле кунаклар "Казаноргсинтез", "Татнефть", "Татэнерго", "Түбән Кама нефтехим" ААҖ ларында электр энергиясе сарыф ителеше белән танышты. Агросәнәгать комплексында энергия ресурсларын саклау мәсьәләсенә килгәндә, былтыр ул сәгатенә 555 миллион кВтны тәшкил иткән булса, быел 538 миллион кВт булыр дип көтелә. 1 га сөрүлек мәйданына электр энергиясе чыгымлылыгы быел 155 кВт булыр дип фаразлана. Биредә алар өчен "Тепличный" ҖЧҖ нең "Майский" комбинатының термоэкраннар куллану нәтиҗәлелеге турында да бәян ителде. Алга таба рәсми затлар игътибарына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларында электр ресурслары кулланылышы күрсәткечләре тәкъдир ителде.

Күргәзмәдә Россия һәм Алмания, Испания, Италия, Кытай, Норвегия, Польша, АКШ, Словакия, Тайвань, Финляндия, Франция, Чехия кебек чит илләрнең 50 ләп шәһәреннән 200 дән артык предприятие катнаша.

"Казан ярминкәсе"нең бизнес-үзәгендә, "2006-2010 елларда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" республика максатчан программасы үтәлеше мәсьәләсенә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.

Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге сәясәте Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен тәшкил итүче өлешләрнең берсе. Аның төп максаты - тулыланмый торган табигый ресурсларны сарыф итүне минимальләштерү, тулыландыруга мөмкинлек булган ресурсларны рациональ куллану, калдыксыз технологияләрне эшкә җигү һәм шуңа бәйле рәвештә, тирә-як мохиткә техноген йогынтыны киметү. Шуңа нисбәтле рәвештә, Ягулык-энергетика ресурсларын комплекслы төстә нәтиҗәле куллану стартегиясен гамәлгә ашыру максаты белән, "2006-2010 елларда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" республика максатчан программасы кабул ителгән иде. Нәкъ менә әлеге программа нигезендә, ягулык-энергетика ресурсларын комплекслы куллану стратегиясе гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә энергоресурсларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны тормышка ашыруга тотылган чыгымнар 2007 елда 1062694 мең сумны тәшкил иткән. Икътисади нәтиҗәлелек 277296 мең сумга тәңгәл булган. Республиканың әйдәп баручы сәнәгый предприятиеләрендә 2007 елның 9 ае дәвамында энергия ресурсларын саклауга юнәлдерелгән чараларга 476107 мең сум акча бүленеп бирелгән. Тармак министрлыкларында ресурсларны куллану нәтиҗәлелеген арттыру буенча 6286776, 96 мең сум акча сарыф ителгән, икътисади нәтиҗәлелек 13268055,8 мең сумнан гыйбарәт. Быел сәнәгатьтә, 2006 ел белән чагыштырганда, продукциянең энергия сыйдырышлылыгының 6,3 процентка кимүе көтелә.

Рөстәм Миңнеханов утырышның башында билгеләп узганча, Татарстанның тулаем төбәк продукты соңгы биш елда 40 процентка үскән, ә энергия сыйдырышлылыгы 28 процентка кимегән.

Төп доклад белән утырышта Александр Когогин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, быел ягулык-энергетика ресурсларының максималь нәтиҗәле кулланылышы белән беррәттән тулаем төбәк продукт үсешенә ирешеләчәк. "Агымдагы елда энергия сыйдырышлылыгы, узган ел белән чагыштырганда, 5,6 процентка кимеячәк, бу РФ Энергетика стратегиясе тарафыннан планлаштырылган тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгының кимү темпларын узып китә һәм программа күркәткечләренә тәңгәл була дигән сүз", - ди министр. Сәнәгатьтә продукциянең электр сыйдырышлылыгы индикаторларының 6,4 процентка кимүе фаразлана. Җылылык сыйдырышлылыгы күрсәткечләренең, 2006 елга караганда, 6 процентка түбәнрәк булуы планлаштырыла. Александр Когогин сүзләреннән аңлашылганча, узган елга мөнәсәбәттә белгечләр аеруча машина төзелеше тармагында индикаторның күпкә кимүе фаразлый. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе быел 104,1 процентка үсеш кичерәчәк. 2006 ел белән чагыштырганда, продукциянең энергия сыйдырышлылыгы индикаторының 3,2 процентка кимүе ниятләнә. Нәтиҗәдә, агросәнәгать комплексында индикатор программада билгеләнгәнчә булачак.

"Энергия җитештерүче тармакның энергонәтиҗәлелегенә төгәл бәя бирү максатларында, программа нигезендә түбәндәге индикаторлар билгеләнгән: шартлы ягулык массасының шиналардан җибәрелгән электр энергиясенә һәм җылылык энергиясенә нисбәте. Фаразлар нигезендә, 2007 елда электр һәм җылылык җитештерүгә чагыштырмача чыгымнар түбәнрәк булачак.

"Быел энергоресурслар нәтиҗәлелеге программасын гамәлгә ашыруга 12 миллиард сум акча юнәлдерелде, алынган икътисади нәтиҗәлелек 16 миллиард сумны тәшкил итә", - дип белдерде Александр Когогин.

Министр чыгышыннан аңлашылганча, югары үсеш алган илләрдә органик ягулык альтернативаларын эзләү юнәлешендә җитди гамәлләр башкарыла. "Шундый альтернативаларның берсе - яңартыла торган энергия чыганакларын эшкә җигү. Мондый энергия күләме кулланылыштагы гомуми энергиянең 10 процент өлешен тәшкил итә. Республикада җирле һәм икенчел ресурслар ярдәмендә мондый мөмкинлекләр бар дияргә мөмкин. Алар арасында файдаланылмый торган үзагачны, агач эшкәртүдәге калдыкларны, утын рәвешендәге үзагачны санап китәргә була", - дип бәян итте Александр Когогин. Минтимер Шәймиев бу уңайдан, ризасызлык хисләрен җиткерде. "Газификация булмаганда, урман хәзинәсен куллану эше җайга салынган сыйфатта бара иде. Утынга кытлык юкка чыккач, урман эчереп ята, аның беркемгә дә кирәге юк", - дип ассызыклый Илбашы. Ул министрга бу уңайдан йөкләмәләр әзерләргә боерык бирде.

Татарстан Президенты Татарстаннан Уфага фанера җитештерү өчен чимал чыгарылуын да тәнкыйть утында тотты, ә шул ук вакытта Яшел Үзән фанера заводы чималга кытлык кичерә. Минтимер Шәймиев бу мәсьәләне дә кичекмәстән хәл итәргә әмер бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International