"2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проекты тулаем кабул ителде

2007 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз дүртенче утырышы узды. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Конституция һәм Арбитраж судлары, ТР Хисап палатасы, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз дүртенче утырышының мөһим сәяси вакыйга - РФ Дәүләт Думасына сайлаулардан соң узуын, сайлауларда илнең төп сәяси көчләренең катнашуын билгеләп үтте.

Сессиянең көн тәртибенә җитмештән артык мәсьәлә чыгарылган иде. Алар арасында Татарстан Республикасы закон проектлары, федераль законнар проектлары һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының закон инициативалары, мөрәҗәгатьләре дә бар.

Депутатлар "2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проектын өченче укылышта тулаем кабул итте.

Закон проекты, алдагы елларда республика үсешенең төп параметрларыннан, 2007 елның 7 ае эчендә ТРның социаль-икътисадый үстерү йомгакларыннан чыгып, 2008 елның гыйнварыннан РФ Бюджет кодексына һәм ТР Бюджет кодексына кертелә торган үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алып эшләнгән. 2008 ел бюджетының төп параметрларында керемнәрнең 68 686 978, 7 мең сум, чыгымнар 68 686 978,7 мең сум булачагы күрсәтелә.

Бүген депутатлар сессия барышында "2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проектына ТР парламентының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан кире кагылуга тәкъдим ителгән төзәтмәләр таблицасын тикшерде һәм тавыш бирде.

2008 елга Татарстан Республикасы бюджетының ведомстволар буенча чыгымнарын тикшерү өлешендә депутат Роберт Садыйков "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына каралган чыгымнарны 141 435 сумнан 14 435 сумга калдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, башка музейларга акча күпкә азрак бирелә. Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин, аңа җавап биреп, монда барлык бюджет оешмалары өчен каралган норматив чыгымнарның исәпкә алынуын әйтте. Ә депутат Марат Галиев "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының ЮНЕСКО халыкара мирасы һәйкәле булуын ассыызыклап үтте.

Депутат Хафиз Миргалимов "Сәламәтлек" илкүләм өстенлекле проектының югары технологияле медицинаны күтәрүен, әмма һөнәри авыруларны профилактикалауга һәм тернәкләндерү тармагының начар эшләвен билгеләп үтте. Бу нисбәттән ул Казан шәһәренең Вахитов мәйданында урнашкан Республика тернәкләндерү һәм дәвалау клиник хастаханәсе өчен яңа бина салу мәсьәләсен күтәрде. Илсур Сафиуллин аны республиканың капиталь төзелеш исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

ТР Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең республиканың муниципаль берәмлекләрендәге китапханәләргә китап алу өчен 7 917 мең сум акча сораган тәкъдиме хупланды. Р.Вәлиев белдергәнчә, РФ Президенты Юлламасында да китапханәләр эшенә зур игътибар бирелә. Татарстанда бүгенге көндә 1626 китапханә бар. Шуларның 1600е җирле үзидарәләр тарафыннан финанслана. Аларның китапханәләргә акча бүлеп бирергә мөмкинлеге чикле. Федераль бюджетта да бу максатларга 7 млн. 917 сум акча каралган. Бу комитет депутаты Туфан Миңнуллин республика театрларына авторларга гонорар түләү өчен 2 млн. сум акча сорады. "Театрларның авторларга бик күп бурычы җыелды. Аларның моны түләргә мөмкинлеге юк", - дип белдерде ул. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, әлеге мәсьәләне протоколга кертеп, киләсе ел дәвамында хәл итәргә вәгъдә бирде. Фән, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен грантларга өстәмә 50 млн. сум акчаны өстәмә керемнәрдән бирергә карар кылдылар. 2008 елда азбюджетлы бер уен киносын төшерү өчен 40 млн. сум акча бирү турындагы тәкъдим исә депутатлар тарафыннан хупланмады.

Депутат Нәсимә Столярова өлешләп торак төзүдә катнашкан кешеләргә йортларын төзеп бетерү өчен 200 млн. сум күләмендә финанслар белән ярдәм итү мәсьәләсен күтәрде. Ул өлешләп торак төзүчеләр мәсьәләсе белән махсус комиссия шөгыльләнүен, проблеманы хәл итү муниципалитетларга йөкләнгәнлеген, әмма моның өчен акча юклыгын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, бу сорауга җавап биреп, бүгенге көндә алданган "өлешчеләрнең" 6 меңгә җитүен, якын арада бер карарга киленәчәген билгеләп узды. "Мохтаҗларга ташламалы социаль ипотека тәкъдим итә алабыз. Моннан соң өлешләп торак төзү катгый күзәтчелек астына алына", - диде Премьер.

Нәсимә Столярова шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган, чиратта торган, әмма социаль ипотека программасында катнашырга керемнәре җитәрлек булмаган кешеләр өчен социаль торак төзү турында тәкъдим кертте. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин бу категорияне ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең социаль ипотека программасында катнашучы кешеләрнең 10 проценты эченә кертергә йөкләмә бирүен әйтте. "Без хәзер бюджетта күпмедер акча салып кына мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Халыкны алдыйбыз гына", - диде спикер. Рөстәм Миңнеханов, мәсьәләгә ачыклык кертеп, мондый категория кешеләрне торак белән тәэмин итү схемасы эшләнгәнен хәбәр итте. "Аларга махсус сертификатлар белән торак фондына барырга туры киләчәк", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International