Минтимер Шәймиев: "КАМАЗ" белән Алманиянең "Кнорр-Бремзе" компаниясе төзиячәк уртак предприятие уңышка дучар ителгән"

2007 елның 4 декабре, сишәмбе

4 декабрь көнне Казанда "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте белән Алманиянең "Кнорр-Бремзе" компаниясе арасында уртак предприятие төзү турындагы килешүгә кул куелды. "КАМАЗ"ның Татарстан башкаласындагы вәкиллегендә шушы уңайдан узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

"Кнорр-Бремзе" компаниясенең Күзәтчелек советы рәисе Хайнц Герман Тиле җитәкчелегендәге Алмания делегациясе бүген Мюнхеннан махсус әлеге килешүне төзү өчен килеп төште. "Кнорр-Бремзе" вәкилләре иртәгә Чаллының "КАМАЗ" предпритиятиесе эшчәнлеге бәлән дә танышачак. Делегация составында - компаниянең Идарә рәисе Раймунд Клинкнер, Алманиянең Россиядәге вәкиллеге Икътисад һәм фән департаменты башлыгы, вәкаләтле министр Эккехард Брозе, Идарә әгъзасы, "Авыр йөк автомобильләре өчен "Кнорр-Бремзе" системасы" бүлеге җитәкчесе Ханс Петер Мозер, компаниянең хокук мәсьәләләре буенча вице-президенты Роланд Клинкхаммер, "Кнорр-Бремзе КАМА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Мендфред Киндерман бар.

Килешүне "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Хайнц Герман Тиле һәм Раймунд Клинкнер имзалады. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Чаллы муниципаль шәһәре башлыгы Илдар Халиков та катнашты.

Дөньяда автомобиль һәм тимер юл транспорты өчен тормоз системаларын һәм идарә системаларын җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы компанияләрнең берсе булган "Кнорр-Бремзе" белән "КАМАЗ" предприятиесе инде 1993 елдан хезмәттәшлек алып бара. Сергей Когогин сүзләренчә, бу хезмәттәшлек "КАМАЗ" автомобильләрен даими рәвештә техник яктан камилләштереп торырга ярдәм итә. "Кнорр-Бремзе"ның тормоз системасы компонентлары автомбильнең куркынычсызлыгын, сыйфатын, ышанычлылыгын тәэмин итә. Алмания компаниясе моңа кадәр "КАМАЗ"га LP 3989 компрессорлары, тормоз механизмнары, тормоз камералары, энергия аккумуляторлары, тормоз дисклары китереп торды.

Билгеле булганча, быел март аенда Татарстан Президенты Саксониягә эшлекле визиты барышында "КАМАЗ" ААҖ белән "Кнорр-Бремзе" команиясе авыр йөк автомобильләре өчен запас частьләр җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйган иде. Бүген нәкъ менә аның буенча барабанлы һәм дисклы тормозлар, тормоз камераларын җитештерү буенча уртак предприятие төзү турында килешү имзаланды. Уртак предприятие алдагы өч елда Чаллыдагы "Мастер" Кама индустриаль паркы"нда 6 мең квадрат метр мәйданда урнашачак, аннан соң ул яңа мәйданнарга күчереләчәк (40 мең квадрат метр мәйданга). 2008 елда предприятиедә - 95 кеше, 2012 елга 350 кеше эшләячәк. Җиһазландыруга 25 миллион евро акча тотылыр, проект исә үзен 5,4 елда аклар дип көтелә.

Соңгы елларда машина төзелеше тармагын үстерүгә йөз тоткан республиканың җитәкчесе буларак, Татарстан Президенты Алманиянең 102 еллык тарихка ия "Кнорр-Бремзе" компаниясе белән "КАМАЗ" ААҖ арасындагы хезмәттәшлек яңа баскычка күтәрелүенә куанычын белдерде. "Әлеге килешү "КАМАЗ" предприятиесенең дөньядагы дәрәҗәсе, зур мөмкинлекләре турында сөйли. Бу предприятие 1990-нчы елларда Россиядәге үзгәртеп корулар чорында исән калган һәм ныгып, аякка баскан эре компанияләрнең берсе. Бүгенге көндә ул дөньяда авыр йөк автомобильләрен җитештерүче алдынгы предприятиеләр унлыгына керә", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев "түгәрәк өстәл" артында узган киңәшмәдә. Алман делегациясенә ул: "Алмания компанияләре белән "КАМАЗ" инде күптәннән хезмәттәшлек итә. "Кнорр-Бремзе" бөтен дөнья буенча эре предприятиеләрне тормоз системалары белән тәэмин итеп килә. Сезнең "КАМАЗ" белән эшләвегез Татарстан автомобильләренең дәрәҗәсен арттыра. Сафка басачак уртак предприятие, һичшиксез, уңышка дучар булачак", - диде.

Сергей Когогин исә бу хезмәттәшлек уртак предприятиедә запас частьләр җитештерүне генә түгел, ә "Мастер" Кама индустриаль паркы" нигезендә инженерлык-проектлау үзәген төзү максатын да куя, дип ассызыклады.

"КАМАЗ" генераль директоры белән "Кнорр-Бремзе" Күзәтчелек Советы рәисе Татарстан Президентына кайбер мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать белән дә чыкты. Аларның берсе - уртак предприятиене кадрлар белән тәэмин итүгә, ә икенчесе хезмәттәшлекне җәелдерү максатыннан Чаллы белән Мюнхен арасында авиарейс ачуга кагыла. ТР Президенты сүзләренчә, кадрлар мәсьәләсен сәләтле яшьләрне республиканың югары белем бирү уку йортларында тиешле белгечлекләр биреп, чишәргә мөмкин, ә менә авиарейс тиз генә хәл ителмәскә мөмкин. Шулай да Минтимер Шәймиев бу үтенечне уңай якка хәл итәргә вәгъдә бирде. "Чаллы төбәген барлык төр юллар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә алга таба да зур игътибар биреләчәк. Белгәнегезчә, анда "КАМАЗ" гына түгел, хәзер "Алабуга" аерым икътисади зонасы да эшли башлады. Аларның үсешендә юллар челтәре - мөһим күрсәткеч булып тора", - диде ТР Президенты.

Хайнц Герман Тиле үз чиратында Татарстан җитәкчелегенә "Кнорр-Бремзе" делегациясен республикада шуның кадәр җылы каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде. "Чыннан да без "КАМАЗ" белән инде ун елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Заманында мин шәхсән үзем Татарстанның бу предприятиесенә зур өметләр баглаган идем, бүген исә аларның акланганын күрәсез", - диде Хайнц Герман Тиле үзе белән килгән хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп. - "КАМАЗ"ның алга таба да дөньяның авыр йөк автомобильләре базарында тоткан урыны ныгый барачагына ышанам. Уртак предприятие аңа сыйфат мәсьәләсен чишәргә, ачык дөнья шартларында башка эре компанияләрне дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.

"Кнорр-Бремзе" компаниясе дөньяның "Вольво", "ДАФ", "ИВЕКО", "МАН", "Мерседес", "Скания", "Икарус", Россия һәм БДБ илләрендәге "МАЗ", "ЗИЛ", "УАЗ", "ЗИЛ", "ПАЗ" предприятиеләрен запас частьләр белән тәэмин итеп тора. Мәсәлән, узган ел аның кереме 3,1 миллиард евроны тәшкил иткән. Хәзерге көндә бу компаниядә 13 мең кеше эшли. Ел саен ул фәнни тикшеренүләргә генә дә 100 миллион артык евро тота. Аның дөньядагы 25 илдә вәкиллеге эшләп килә, Россиядә алар - Мәскәү һәм Түбән Новгородта. Штаб-фатиры исә Алмания Федератив Республикасының Бавария төбәгендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International