Актер һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Таҗетдиновка - орден

2008 елның 4 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне Президент резиденциясенең Камин залында ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка республикабызның иң зур бүләген - "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденын тапшырды.

Татарстан һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты Р.Таҗетдиновның 70 яшьлек юбилей тантаналары әнә шундый югары дәрәҗәдә котлаудан башланып китте.
Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе, танылган актер Ринат Таҗетдиновны кабул итү тантанасына шулай ук ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды идарәсе рәисе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә килгән иде.

Республикабыз җитәкчесе Минтимер Шәймиев: "Ринат әфәнде, шундый егет булганыгыз, егетләрнең дә егете булганыгыз өчен, халкыбызга хезмәт иткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез - меңьеллык шәһәрнең йөзьеллык театрында иҗат иткән зур актерларның берсе. Сәхнәдә үз рольләрегез, иҗат иткән онытылмас образларыгыз бар. Трагедия булсынмы, трагикомедия яисә комедия булсынмы, гомумән, бер генә жанрда да Сез башкара алмаган роль юк", - дип, юбилярга күңел түреннән чыккан җылы сүзләрен җиткерде Президент.

Илбашы Ринат Таҗетдиновның шулай ук театрда эшләү белән бергә күп тапкырлар кинога төшерелүен, җиде дистәдән артык чит ил һәм үзебезнең ил фильмнарына татар телендә дубляж әзерләвен, радио һәм телевидениедәге хезмәттәшлеген искәртте. "Чын сәхнә остасы булсагыз да, тарихи шәхесләрнең рольләре җиңел бирелми торгандыр, мәсәлән, Юныс Сафиуллинның "Идегәй" трагедиясендә Идегәй роле, - дип, сәхнә нечкәлекләренә игътибар итте Минтимер Шәрип улы. - Ә менә Муса Җәлил нинди булып истә калды! Бу герой-шагыйрь нәкъ Ринат Таҗетдинов уйнаганча күзалланды, хәтергә сеңде... Мансур Гыйлаҗевның "Баскетболист"ында Сократны уйнаганда татар рухы бик дөрес күрсәтелде, Туфан Миңнуллин әсәрләрендә никадәр роль башкардыгыз, барысын да санап бетереп тә булмый. Хезмәтегез өчен рәхмәт!" - диде ул.

Ринат Таҗетдинов исә җавап сүзендә: "Халкыбызга, сәнгатькә хезмәт итүемне дәвам итәрмен дип уйлыйм", - дип ышандырды. "Әйе, Шәүкәт абый Биктимеров әле дә эшләп йөргәндә, безгә өйдә утыру оят", - дип елмайды Президент. Ринат әфәнде Татарстан җитәкчесенә: "Театрыбызның бүгенге хәле Президентның аңа булган мөнәсәбәтенә бәйле, ә хәлебез, шөкер, начар түгел. Сез һәрчак киләчәкне алдан күреп эш йөртәсез", - дип, шәхесенә шундый зур игътибар бирелүе өчен рәхмәт белдерде.

Бүген кичкә исә Ринат Таҗетдинов эшли торган Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында юбилярның иҗат кичәсе була. Ике өлештән торган әлеге бәйрәм чарасында башта "Мәхәббәт турында сөйләшик" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, соңыннан Ринат әфәнденең дусларына һәм аның иҗатын үз итүчеләргә сүз бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International