ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Спортивная Россия" Бөтенроссия ирекле җәмгыяте Үзәк советы рәисе, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднинадан хат килде. Хатта 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Бөтенроссия хоккей көне кысаларында балалар арасында II Халыкара "Алтын алка" турниры узуы, анда Молдова, Латвия, Казакъстан, Украина, Беларусь һәм Россиядән командалар катнашуы хакында сүз бара.
1 декабрь көнне Мәскәүнең "ЦСКА" Боз спорт сараенда "Вымпел" (Беларусь Республикасы) һәм "Юность" (Россия, Татарстан Республикасы, Чаллы) командалары арасында турнирның финалы узды, анда "Юность" командасы "Вымпел"ны 4:3 исәбенә җиңде.
Ирина Роднина Татарстан Республикасы Президентын әлеге җиңү белән котлады һәм команданың тренеры В.Н.Дюжиковага (аннан башка якташларыбыз җиңүгә ирешә алмас иде) рәхмәт белдерде.
"Юность" командасы турнир дәвамында искиткеч яхшы уен күрсәтте. Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрдән тыш, аерым уенчыларга да призлар тапшырылды. "Турнирның яхшылардан яхшы уенчысы" номинациясендә "Юность" командасының 10нчы номерлы хоккейчысы Наил Якупов бүләкләнде", - диелә хатта.