Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россиянең техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Григорий Элькиннан котлау телеграммасы килде. Билгеле булганча, 2007 елда 10нчы Бөтенроссия "Россиянең иң яхшы 100 тауары" конкурсы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан Республикасы беренче урын алды.
"Республика предприятиеләренең программаның еллык конкурсларында катнашуы башка җитештерүчеләрне продукциянең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга стимул һәм сыйфат өлкәсендә әйдәп баручы Россия предприятиеләренең уңай тәҗрибәсен үзләштерергә мөмкинлек бирә, - диелә телеграммада. - Республика җитәкчелегенең "Россиянең иң яхшы 100 тауары" программасына даими игътибары, конкурсның төбәк этабын оештыручылар - "Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге" федераль дәүләт учреждениесе", Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җаваплы мөнәсәбәте безне Татарстанда сыйфат, конкурентлыкка сәләтлелек һәм Россиядә җитештерелгән продукцияне киң җәелдерү мәсьәләләренә гаять зур әһәмият бирелүенә инандыра. Сезгә зур абруйга ия, тотрыклы рәвештә үсүче Татарстан Республикасының алга таба чәчәк атуы һәм бөек Россиянең муллыгы хакына үз ниятләрегезне тормышка ашыруда иҗади уңышлар теләп калам".