Минтимер Шәймиев Нократ елгасы аша күпер ачуда катнашты

2007 елның 10 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре янында Нократ елгасы аша күпер ачу тантанасы булды. Әлеге чарада РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Киров өлкәсе губернаторы Николай Шаклеин катнашты.

Бу күперне сафка бастыру Татарстан, Удмуртия, Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе һәм Пермь крае арасында төбәкара багланышларын тәэмин итә. Шуңа күрә аны "Биш төбәк күпере" дип атаганнар.

Нократ Аланы районы Россия башкаласын илнең мөһим төбәк үзәкләре белән тоташтыручы транспорт коридорында урнашкан. Әлеге район Нократ елгасы белән бүленгән, аның аша элемтә элек җәен - паром, кышын боз буенча башкарылган. 2020 елга Казан - Ижевск, Алабуга - Киров, Киров - Пермь, Казан - Пермь юнәлешләрендә өлкәара транспорт ташкынының бер өлеше шушы күпергә күчү сәбәпле, хәрәкәт ешлыгы, техник-икътисади нигезләмә буенча, тәүлегенә - 3450 автомобиль, 1,1 миллион тонна йөк һәм елга - 2,9 миллион кеше тәшкил итәчәк. Күпер төзелеше 2002 елдан алып барылган. Күпернең озынлыгы - 5,033 чакрым, терәкләре саны - 20, хәрәкәт полосасы - 2. күперне төзү 1784,59 миллион сумга төшкән.

РФ беренче вице-премьеры Сергей Иванов бу вакыйганы чын бәйрәм дип атады. "Бу күперне күпме еллар һәм күпме кеше көтте, - диде ул. - Күпер өлкәләргә бер-берсе белән иркенрәк аралашырга, күбрәк йөк һәм тауар ташырга мөмкинлек бирә". Ул күперне төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм мондый корылма торгызу өчен 5 елның аз булуын, өстәвенә, объектның планлаштырылганнан бер елга алда тапшырылуын билгеләп үтте. Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел илдә 6 зур күпер сафка бастырылган, ә 2009 ел азагына кадәр тагын 13е тапшырылачак.

Киров өлкәсе губернаторы Николай Шаклеин сүзләренә караганда, Нократ аша күперне берничә дистә ел көткәннәр. Ул РФ Транспорт министрлыгына, шулай ук Татарстан һәм Удмуртия җитәкчелегенә объектны вакытыннан алда файдалануга тапшырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, бу төбәк башлыклары федераль җитәкчелеккә тиешле үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

"Кадерле күршеләр, бу вакыйгага без сездән дә ким сөенмибез, - дип белдерде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үз сәламләү чыгышында. - Без һәрвакыт дус яшәдек, хәтта бу күпер булмаганда да. Бүген безнең дуслык тагын да ныгыячак". Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан белән Киров өлкәсе арасында тауар әйләнеше 2 миллиард сумга якын тәшкил итә. Республика җитәкчесе яңа күпер ярдәмендә бу күрсәткеч шактый артыр дигән ышанычын белдерде. "Сезнең барлык татарстанлылар һәм шәхсән үземнең исемнән котлыйм. Эшләрегез һәрчак уңсын!" - диде Минтимер Шәймиев.

Киров өлкәсендә Татарстан Президенты Ватан каһарманнары көненә багышланган тантаналы чарада катнашты һәм 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышы каһарманы, тулы Георгиевский кавалеры Василий Бабушкинның һәйкәленә чәчәкләр салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International