7 декабрь көнне Мәскәүдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Югары советы бюросы утырышы узды. Бюро утырышында бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясе, төбәкләрдәге сайлау кампанияләре нәтиҗәләре, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе VIII съездының икенче өлешен үткәрү хакындагы мәсьәлә каралды. Утырышта "Бердәм Россия" партиясе Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев дә катнашты.
17 декабрь көнне "Бердәм Россия"нең VIII съездының икенче өлеше уздырылачак. Искәртеп үтәбез, съездның беренче өлеше 1-2 октябрьдә булды. Ул вакытта РФ Президенты Владимир Путин партиянең сайлау исемлеген җитәкләү карары турында игълан итте. Съездда президент сайлауларына партиядән кандидатура каралачак, дип аныклады Б.Грызлов.
Матбугат конференциясендә шулай ук "Бердәм Россия" Югары советы бюросы партия съездына Дәүләт Думасы Рәисе һәм "Бердәм Россия"нең Дума фракциясе җитәкчесе вазифасына партия рәисе Борис Грызловны янә күрсәтергә тәкъдим итә.