11 декабрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасы генераль консулы Реза Багбан Кондорины кабул итте. Реза әфәнденең Татарстан җиренә тәүге тапкыр аяк басуы.
Очрашуда шулай ук Казандагы Иран Генераль консуллыгы эксперты Мөхәммәт Хатамизаде, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәнәнгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиле вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Биктимеров катнашты.
2005 елда Россия һәм Иран Хөкүмәтләре арасында Иранның Решт шәһәрендә Россия Генераль консуллыгын һәм Казанда Иран дәүләте Генераль консуллыгын ачу турында килешү төзелгән иде. Реза Багбан Кондори үзенең вазифасын үтәүгә быелның октябрендә билгеләнде.
Бүген журналистлар белән әңгәмәдә Тимур Акулов искәрткәнчә, хәзерге вакытта башкалада Иран Генераль консуллыгы өчен бина карала. Реза Багбан Кондори үзе дә бина мәсьәләсе хәл ителгәч, аның вәкаләтендәге башка төбәкләр белән дә танышып чыгачагын белдерде. Билгеле булганча, алар арасында - Башкортстан, Коми, Марий Эл, Удмуртия, Чуашия Республикалары, Киров, Оренбург, Пермь, Самара, Свердлау, Ульян, Чиләбе өлкәләре бар.
Бүгенге очрашуда Татарстан Президенты ассызыклаганча: “Соңгы елларда ачык дөнья шартларында яшәүче Россиягә чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Генераль консуллыкның Казанда ачылуы бигрәк тә Татарстан белән Иранның икътисади мөнәсәбәтләрен җәелдерергә ярдәм итәчәк. Иран белән Татарстан төбәген гомер-гомергә уртак мәдәни кыйммәтләр берләштереп торуын да онытырга ярамый”. Минтимер Шәймиев тәүге консул итеп, Реза әфәнде кебек тәҗрибәле дипломатны билгеләүләре дә Иран Хөкүмәте өчен бик отышлы хәл дип исәпли. Реза Багбан Кондори 1991-1998 елларда Азербәйҗанда, 1999-2004 елларда Төркиядә эшләгән. Шуңа күрә дә Минтимер Шәймиев аңа Татарстанда “төпләнергә” җиңел булачак, ди: “Әлеге көнчыгыш илләрдә яшәүче халыклар белән татарларның үзаңы, тормышка карашында охшашлык бар”, - ди Илбашы.
Билгеле булганча, 2001 елның мартында Казанга Иранның ул вакыттагы Президенты Мөхәммәт Хатами килгән иде. Бу юлы Минтимер Шәймиев яңа консул аша Татарстанга Иранның чит ил эшләре министры Манучехр Моттакины чакырды. Алга таба Иран Президенты Мәхмүт Ахмадинежадның да кунак булуы бик мөмкин, диде Реза Багбан Кондори журналистларга. Яңа консул сүзләренчә: “Безнең халыкларның дине, Коръәне – бер, безне бай мәдәни уртаклык берләштерә. Татарстан белән Иран арасында гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек инде бик күптәннән бара. Соңгы елларда Татарстан Россия төбәкләре арасында үзенең көчле икътисады белән аерылып тора, шуңа күрә хәзерге көндә хезмәттәшлек икътисадка таба йөз тотачак”.
Әйтергә кирәк, Татарстан Иран белән дистә елга якын нефть һәм нефть продукцияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итә, бу юнәлештә алга таба да эш дәвам итәчәк. Моннан тыш узган ел иранлылар Татарстан очкычларын сатып алу буенча да килешү төзегән иде. Быел май аенда исә Иранның Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясе башкаласы Тебризда “КАМАЗ” автомобильләрен җыю буенча җитештерү ачылды. Алдагы өч елда биредә елына 3 мең автомобиль чыгара башларлар дип көтелә.