10 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә киңәшмә үткәрде, анда башкаланың генераль үсеш планы турында фикер алышынды.
Искәртеп узабыз, Казанда шәһәрнең генераль үсеш планы проектын эшләү ахырына якынлаша, аны 2007 елның азагында расларга ниятләнә. Шәһәрне үстерү максатлары, республика башкаласының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру яңа фундаменталь шәһәр төзелеше документы кабул итүне таләп итә.
Казанның соңгы генераль планы 1969 елда расланган булган. Яңа Генераль планны эшләү 2003 елдан башлап "Казгражданпроект" институты һәм "Экоград" (Мәскәү) фәнни-җитештерү предприятиесе белән берлектә алып барыла. Узган елның декабрь аенда ачык тыңлаулар үтте, агымдагы елда республиканың төп министрлык һәм ведомстволарында яңа генераль план турында фикер алышу алып барыла. Казан шәһәр Думасы сессиясендә ахыргы раслау соңгы этап булачак.
Бүгенге көндә Казанда 1,116 миллион кеше яши, шәһәрнең мәйданы - 42,5 мең гектар. 2020 елга кадәр Казанның генераль үсеш планын эшләүнең нигезе һәм аның беренче этабы булып 2050 елга кадәр Шәһәрне пространстволы үстерү концепциясе тора. Шәһәрне үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тарихи үзәкне реконструкцияләү торырга тиеш. Икенче әһәмиятле юнәлеш - шәһәрне яшелләндерү, моңа аның экологик иминлеге турыдан-туры бәйле. Мондый үзгәрешләр шәһәр эче чикләрен киңәйтү һәм шәһәр урманнары урман парклары составыннан бердәм өзлексез табигый шәһәр каркасын булдыруны истә тотып кына булырга мөмкин. Казанның яңа генераль планының мөһим өлеше булып гомумшәһәр әһәмияткә ия боҗра һәм радиаль магистральләр системасы булдыру, метрополитенның төп линиясен төзүне дәвам итү тора.
Казанның генераль үсеш планын эшләүне Минтимер Шәймиев уңай бәяләде. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, соңга таба Генераль планга мөмкин кадәр азрак үзгәрешләр кертү өчен барысын да тиешенчә уйларга кирәк.
Казан Кремлендә үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, министрлык һәм ведомство башлыклары катнашты.