13 декабрь көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтаеның пленар утырышы башланды. Җыен Татарстан һәм Россия гимннары белән ачылып китте. Корылтайда якын һәм чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм республикадан 700дән артык делегат катнаша, 217 кунак килгән.
Кунаклар арасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, РФ Төбәкләр үсеше министры урынбасары Камил Исхаков, Россиянең Үзбәкстандагы вәкиле Фәрит Мөхөммәтшин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, шулай ук Садри Максудиның оныгы Гөнәл Пулгар, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Россия герое Радик Барыев, Финляндия татарларының лидеры Окан Даһер, Төркиядән Надыйр Дәүләт, Америка кушма штатларының Висконсин университетыннан галим Юлай Иваш оглу, олимпия чемпионы Алинә Кабаева һәм башкалар катнаша.
Бүген җыенны алып баручы ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче корылтайдан бирле 15 ел узганлыгын, бу еллар эчендә Россиядә һәм дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребез арасындагы багланышларны ныгытырга, Татарстан Республикасының абруен таратырга, милли мәнфәгатьләрне якларга, татар халкының милли элемтәләрен үстерергә, кан кардәшләребезгә берләшергә мөмкинлек бирелүен билгеләп үтте. "Бүгенге корылтай Россия үсешенең яңа этабында, федераль үзәк белән Татарстан арасындагы сәяси процессларының яңа шартларында үтә. Безнең барыбызны да татар халкының киләчәген кайгырту, туган телне һәм милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү теләге берләштерә. Мондый эшчәнлек бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия. Бүгенге форум татар халкы тормышында мөһим вакыйга булыр дип уйлыйм", - дип, Фәрит Мөхәммәтшин җыенда катнашучыларны оештыру комитеты исеменнән сәламләде.
Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда катнашучы милләттәшләргә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә мөрәҗәгать итте.
"15 ел элек дөнья татарларының беренче съездын уздыру турында указга кул куйганда, дөресен әйтим, милләтебезнең хәрәкәте шушындый зур колач алса иде дип чын күңелемнән теләгән идем. Чираттагы съездга дөньяга сибелгән татарның меңнән артык вәкиле җыелган икән, димәк, беренче адымнардан ук юлыбыз дөрес сайланган. Хәзер инде Бөтендөнья татар конгрессын халкыбыз тарихында иң уңышлы проектларның берсе дип бәяләргә мөмкин. Бу чынбарлыкта шулай. Иң куанычлысы – без бүген бер гаилә кебек: кая карама – таныш йөзләр күрәсең, - дип белдерде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында. Президент милләттәшләребезне тарихи Ватаныбыз - Татарстанда, борынгы мәркәзебез - Казанда тантаналы төстә җыелулары белән тәбрик итте, корылтай эшенә уңышлар теләде.
"Әгәр дә без элеккеге елларда нигездә татар телен һәм мәдәниятен саклау турында сүз алып барсак, бүген инде XXI гасыр шартларында халкыбызның үзаңы үсү таләпләренә җавап бирерлек сәясәт алып бару турында планнар корабыз.
Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма Комитеты үзләренең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә тиешле абруй казандылар. Бүген алар белән Россия Федерациясе субъектлары да, чит илләр дә санлашырга мәҗбүр. Әлбәттә, моңа Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешендәге күтәрелеш тә, дөньяның төрле почмакларында татарларның мәдәни үзәкләрен торгызу да зур йогынты ясады. Татарстан татар халкына таянган шикелле, милләтебез дә республикабызга өмет баглый. Асылда, бу безнең ныклы һәм иң ышанычлы - нигез ташыбыз", - диде Президент.
Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында конгресс кунакларын Татарстандагы сәяси вәзгыять, республиканың социаль-икътисади уңышлары белән таныштырды. "2007 елда Россия белән Татарстан дәүләт хакимиятләре органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында чираттагы икенче Шартнамә төзелде. Бу - Татарстанның сәяси тормышында яңа чор башланды дип әйтергә нигез бирә. Шартнамә заманча тарихта тәүге тапкыр Россия законы статусын алды. 1994 елда кабул ителгән беренче Шартнамә шулай ук үзенең тарихи ролен үтәде: ул авыр үзгәртеп кору елларыннан соң Татарстанда икътисади реформаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, аның күп кенә кагыйдәләре илдәге федератив мөнәсәбәтләрне үстерүгә өлеш кертте. Яңа Шартнамәдә исә без тел һәм башка милли мәсьәләләргә игътибар бирә алдык. Мәсәлән, анда Татарстан Президенты вазифасына дәгъва итүче кеше, һичшиксез, татар телен белергә тиеш дигән таләп куелды. Республика гражданнары паспортларына татар телле кушымта бит өстәүгә кагылышлы бәхәс тә хәл ителде. Шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән элемтәләрне ныгыту зарурлыгы әйтелде", - дип сөйләде М.Шәймиев.
“Татарстан Республикасы халыкара мөнәсәбәтләрен ныгытып килә. Бу - милләтебезне дөньяга танытуның бик отышлы юлы дип исәплим. Безгә күп кенә чит дәүләтләрнең башлыклары килә башлады”. Быел республикага рәсми визит белән Кытай Халык республикасы рәисе Ху Цзиньтао, Чех Республикасы Президенты Вацлав Клаус, Ислам Конференциясе Оешмасы һәм Ислам банкы вәкилләре килеп китте, Европаның реконструкция һәм үсеш банкы (ЕБРР) үзенең еллык җыелышын зурлап Казанда үткәрде, Европа Советы Ассамблеясы бер комитетының конгрессы да Казанда узды, Татарстан халыклары корылтае һәм беренче Татар галимнәре форумы оештырылды, шушы көннәрдә Иранның генераль консуллыгы ачылды, "Microsoft" продукциясендә татар шрифтын булдыру - республиканың һәм халкыбызның абруе үскәнен дәлилләүче мисаллар, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен Татарстанга чакырды. "Республика икътисады соңгы елларда шактый үсеш алды. Без машина төзелешенә, нефть химиясенә өстенлек бирә башладык. Хәзер, мәсәлән, нефтьне тирәнтен эшкәртү буенча тагын бер зур предприятие төзибез. "Алабуга" аерым икътисади зонасын ачып җибәрдек. Җитештерүдә югары технологияләргә һәм фәнгә таянырга омтылабыз. Бу уңайдан мин талантлы яшьләребезне Татарстанга эшләргә чакырасым килә. Бездә яшьләрне торак белән тәэмин итү каралган. Алар социаль ипотека программасы буенча еллык 7 процент ставка белән 27 елга кредитка фатир ала ала. Быел, мәсәлән, бу программа буенча 10 мең фатир төзелде", - диде Минтимер Шәймиев.
Чыгышын йомгаклап, ТР Президенты: "Биш елга бер шулай зурлап җыелып, бергәләп уңышларыбызны билгеләвебез, милләтебез алдында торган бурычларны барлавыбыз киләчәгебезгә ышанычны арттыра. Без үзебезнең бердәмлегез белән башка милләтләргә үрнәк булырлык халык. Шуңа күрә тормыш ваклыкларыннан өстен булып, дуслыкны, бердәмлекне саклап яшәргә өндисем килә, - диде Минтимер Шәймиев. Илбашы бөтен дөнья татарларын якынлашып килүче Корбан гаете һәм Яңа 2008 ел белән тәбрик итте.