14 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстаннан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе исемлеге аша бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына үтүче депутатларны кабул итте.
Алар арасында үндрүт кеше бар - Олег Морозов, Ринат Гобәйдуллин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов, Алинә Кабаева, Фатыйх Сибагатуллин, Александр Козловский, Ирек Богуславский, Фоат Комаров, Марат Заһидуллов, Виктория Черкесова, Хафиз Салихов, Гөлнара Сергеева һәм Клавдия Новикова. Президент сараенда үткән очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы сәркатибе Валентина Липужина да катнашты.
Татарстан Президенты иң элек депутатларны яңа вазифалары белән тәбрик итте. "Халкыбыз "Бердәм Россия" партиясенә зур ышаныч күрсәтте. Шуңа күрә РФ Дәүләт Думасында күпчелекне тәшкил иткән партия алдында сайлаучыларның ышанычын аклау бурычы тора. Бүгенге көндә "Бердәм Россия" зур сәяси көч булып оешты, инде аның дәрәҗәсен төшерергә ярамый. Россия Президенты партия исемлеген гел җитәкләмәс бит...", - диде Минтимер Шәймиев депутатларга.
"Россиядә күп партиялелек системасын кертүгә шартлар тудырылып килә. Күп партиялелек вәзгыятендә яшәү - ул көрәштә яшәү дигән сүз. Аңа әзер булырга һәм дәлилле эшләр белән көндәшләреңне җиңәргә өйрәнергә кирәк", - дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.
ТР Президенты Татарстаннан сайланган депутатларга аеруча катгый таләпләр куелуын ассызыклады. "Татарстаннан сайлану үзе бер дәрәҗә. Безнең республика Россиядә сәяси һәм икътисади көчкә ия, барысы да аның белән санлашырга мәҗбүр. Сез хәзер зур сәясәт кешеләре. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән законнарда сезнең дә катнашыгыз булачак, ә алар, һичшиксез, илнең сәяси, социаль-икътисади үсешенә хезмәт итәргә тиеш. Татарстан депутатлары нинди генә комитетка бүленеп эшләсәләр дә, һәркайсы үз вазифасына җаваплы каравы, эшен сыйфатлы башкаруы белән аерылып торырга тиеш", - дип теләде Минтимер Шәймиев.
"Бүген Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына сайланган депутатлар яңа вазифада беренче тапкыр республика Президенты белән очраштылар, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин соңыннан журналистларга. - Бу чакырылышта республикадан Дәүләт Думасына ундүрт кеше үтә, бу - бик зур көч, дип әйтә алам. Аларга Татарстан тәкъдимнәрен илнең закон чыгаручыларына ирештерү өчен бердәм булып эшләргә туры киләчәк", - дип ассызыклады ТР парламенты җитәкчесе.
Олег Морозов та сүз алды: "Бердәм Россия" халык хөрмәтен яулады. Минтимер Шәймиев безгә алдагы дүрт елда аларның бу ышанычын чынбарлык эшләр белән ныгытуны, Россия һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклауны бурыч итеп куйды. Бүгенге очрашуда да без республика иминлеген тәэмин итүгә кагылышы булырга мөмкин комитетларга үтү мәсьәләләре буенча киңәшләштек", - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алар финанс-икътисади, табигать байлыкларыннан файдалану, Конституция законнары белән бәйле комитетларга кагыла.
ТР парламетны җитәкчесе сүзләренчә, бу юлы да ТР Дәүләт Советы РФ Дәүләт Думасына сайланган Татарстан депутатлары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк. "Кайсы комитет әгъзасы булуына карап, депутатлар ТР Дәүләт Советы утырышларында катнашырга чакырылачак. Мондый тәҗрибә үзенең уңышлы булуын күрсәтте инде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Олег Морозов хәбәр иткәнчә, 17 декабрьдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясенең VII Съездының чираттагы икенче утырышы узачак. Анда фракция һәм РФ Дәүләт Думасы рәисе вазифаларына кандидатлар тәкъдим ителәчәк. Олег Морозов аларга янә Борис Грызлов сайланырга мөмкин, ди. Фракция һәм парламент җитәкчесе исеме чынлыкта 24 декабрьдә узачак бишенче чакырылыштагы РФ Дәүләт Думасы депутатларының тәүге җыелышында билгеле булачак. Шунда ук комитет башлыклары билгеләнәчәк, ә депутатлар теге яки бу комитетка үз теләкләре белән керәчәк.