14 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Кораллы көчләренең Тыл башлыгы - РФ оборона министры урынбасары Владимир Исаковны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Владимир Исаков журналистлар белән әңгәмәдә әйткәнчә, ТР Президент белән очрашу вакытында Казандагы Суворов хәрби училищесы матди базасын ныгыту, бу уку йортындагы укучыларның санын арттыру турында сүз барган. Билгеле булганча, Казан Суворов училищесы хәзер, РФ оборона министры карары нигезендә, Кораллы көчләрнең тыл карамагына күчте, элек ул коры җир гаскәрләренә карый иде. "Без Минтимер Шәймиев белән Татарстандагы Суворов хәрби училищесы өчен яңа тулай торак, спорт корылмалары төзү, уку-укыту корпусын, ашханә, мунча кебек биналарны төзекләндерү мөһимлеге турында сөйләштек. Бу эшләрне финанслауга федераль һәм республика бюджетлары берлектә өлеш кертәчәк", - диде Владимир Исаков.
Равил Моратов сүзләренчә, Суворов хәрби училищесы беренче чиратта республикада ятимнәр мәсьәләсен чишәргә ярдәм итәчәк. "Училищеда укучылар санын 1200 кешегә җиткерү көтелә. Аларның 1000-е - ата-ана каравыннан мәхрүм калган яшүсмерләр булачак. Алар биредә яхшы белем һәм дөрес тәрбия алачак. Укуны тәмамлагач, бәлки, кайберләре язмышларын хәрби һөнәр белән бәйләр, шулай ук башка төрле белгечлек сайласалар да каршы түгелбез", - диде Равил Моратов. ТР Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, Татарстанда алга таба да кадет мәктәпләрен үстерүгә игътибар биреләчәк. Мәсәлән, якын киләчәктә Яшел Үзәндә диңгезчелек кадет мәктәбе ачылачак.
Владимир Исаков исә Россиядә кызлар өчен дә кадет мәктәпләре барлыкка килергә мөмкин, дип әйтте. Мисал итеп, ул Сарытау өлкәсе Вольск шәһәрендәге Югары тыл хәрби училищесына быел укырга кергән 30 кыз баланы китерде. "Бу кызлар дәресләргә егетләрдән калышмыйча әзерләнәләр. Укырга кергәндә дә зур конкурс аша үтәргә туры килде аларга", - дип сөйләде В.Исаков.