Россия Президенты Владимир Путин ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды кунакларына котлау телеграммасы җибәрде.
Телеграммада:
"Съезд делегатлары һәм кунакларын сәламлим.
Бөтендөнья татар конгрессы форумы янәдән Казанда җәмәгатьчелекнең дәрәҗәле вәкилләрен, Россия һәм чит илләрдән күп санлы кунакларны җыйды. Анда катнашучыларга үзенчәлекле тарихи һәм рухи мирасны, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуның актуаль бурычлары турында фикер алышырга туры киләчәк. Форумның көн тәртибендә халыкара багланышлар, гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре дә бар.
Сезнең съезд киң мәдәни диалог алып бару, ватандашлар белән элемтәне баету өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип өметләнәм, һәм билгеле инде, ул Россиядә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга хезмәт итәчәк.
Съездга нәтиҗәле эш, ә аның кунаклары һәм делегатларына уңышлар һәм иминлек телим. В.Путин", - диелгән.