18 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың Казансу елгасы ярында яңа йортлар төзү проекты белән танышты. Казан шәһәре хакимияте заказы буенча, киләчәктә елганың уң як ярында яңа торак йортлар һәм эшлекле үзәкләр балкып чыгачак.
Әлеге проектның авторы - Американың “NBBJ” архитектура компаниясе. Көнбатыш белгечләре Татарстан архитекторлары белән берлектә аның өстендә бер ел эшләде. Тәкъдир итү чарасы исә бүген Казан ратушасы залында үтте: проект белән танышырга ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар, шулай ук булачак инвесторлар килгән иде.
Казансуның уң ягында күп катлы торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар, эшлекле үзәкләр төзү мөмкинлеге турында залда утыручыларны Казан мэры Илсур Метшин һәм “NBBJ” компаниясе Директорлар советы әгъзасы - шәһәр дизайны студиясе җитәкчесе Ким Вэй һәм компаниянең әйдәп баручы дизайнеры Ваким Сарентес таныштырды.
Ким Вэй сүзләренчә, Казансуның уң як ярын төзү һәм төзекләндерү проекты өч өлештән гыйбарәт. Аның беренчесе - Киров дамбасыннан алып Ленин дамбасына кадәрге аралык. Биредә төп үзгәреш Ленин дамбасына кагылачак - аның урынында бер-берсенә параллель ике яңа күпер төзеләчәк.
Ленин дамбасы белән Миллениум күпере арасындагы яр буе - проектның икенче өлеше булып тора. Монда дүрт ярымутрау барлыкка киләчәк. Ул ярымутрауларда да торак йортлар, мәдәни-күңел ачу объектлары һәм эшлекле үзәкләр сафка бастырылачак. Проект буенча төзеләчәк биналарның биеклеге биш каттан алып илле катка кадәр җитәчәк. Ярымутраулар арасындагы күллекләрнең чисталыгын саклау өчен махсус насослар су әйләнешен тәэмин итәчәк.
Шунысын әйтергә кирәк, ярымутрауларның берсеннән Казан Кремленә таба җәяүлеләр өчен яңа күпер төзелер дип көтелә. Аннан шулай ук автомобильләр дә үтә алачак. Хәзерге вакытта Казансуның иңе бик киң дигән җирендә 2,5 километрны тәшкил итә. Проект буенча, Кремль тирәсендәге өлешендә елганың иңе 1 километр булачак икән. Әмма Минтимер Шәймиев бу араны бик тар дип бәяләде, шуңа күрә хәзер архитекторларга планда елганың бу урынын киңәйтергә туры киләчәк.
Проектның өченче өлеше – Миллениум күпереннән алып компрессор заводы янындагы 3-нче транспорт дамбасына кадәрге ярны үз эченә ала. Америка архитекторлары бу урынны экологик зона дип атый. Алар сүзләренчә, биредә халыкка Казансу буенда комлыкта, булачак паркларда ял итәргә мөмкинлек булачак. Моңа каршы Татарстан Президенты үз фикерләрен җиткерде. “3-нче транспорт дамбасы янындагы территорияне бер дә экологик яктан чиста дип әйтеп булмый. Мондагы сазлыклардан бөтен Казанга җитәрлек черки тарала. Бу урында Казансу сай булу сәбәпле сулыкның яртысы камыш һәм башка кирәкмәгән куак-үләннәр эчендә утыра”, - дип тәнкыйтьләде Минтимер Шәймиев. ТР Президенты америкалылар эшләгән проектның кысаларын киңәйтергә, ягъни 3-нче транспорт дамбасыннан да ары китеп Казансу елгасы ярын чистартырга, анда да төзү-төзекләндерү эшләрен башкарырга киңәш итте.
Бүген яңгыраган барлык тәкъдим-киңәшләрне исәпкә алып, әлеге проект республика җитәкчелегенә киләсе елда тагын бер тапкыр күрсәтеләчәк. Шулай да беренче төзелеш эшләрен башлар өчен генә дә биш еллап вакыт кирәк булачак. Чөнки, мәсәлән, шул ук ярымутрауларны судан арындыру, киптерү өчен кимендә өч ел вакыт үтәчәк. Моннан тыш кирәкле инфраструктура челтәрен булдырырга туры киләчәк.
Хәзерге вакытта проектның гомуми мәйданы 320 гектарны тәшкил итә. Биредә 60 мең квадрат метр эшлекле-офис биналары, 15 мең квадрат метр сәүдә-күңел ачу үзәкләре, спорт-сәламәтләндерү объектлары, 4 миллион 200 мең квадрат метр торак төзү көтелә. Бу территориядә 176 мең кеше яшәр дип планлаштырыла. Проектта шәһәрнең генераль планы нигезендә Казансуның уң як ярында урам-юл челтәрен үстерү, автомобиль кую урыннарын төзү кебек мәсьәләләр дә чишелеш тапкан.
Илсур Метшин сүзләренчә, Казансуның сул ягы – ул башкаланың тарихи өлеше. Ә менә уң ягы югары заман таләпләренә җавап бирерлек торак һәм эшлекле комплекслар үзәге булачак. Ул үзенең үзенчәлекле архитектура чишелешләре белән мең яшьлек башкаланы бизәп торачак, шәһәрнең социаль-икътисади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итәчәк. “NBBJ” компаниясе дизайнеры Ваким Сарентес әйткәнчә, мондый территорияне алар беренче тапкыр проектлый, шуңа күрә алар үзләре өчен яхшы тәҗрибә туплый алган.
“NBBJ” - дөньяда дәрәҗәле архитектура компанияләреннән берсе. Җир шарының төрле илләрендә ул төзегән социаль-мәдәни һәм эшлекле үзәкләр, торак комплекслар үз территорияләренең бизәге булып торалар. Мисалга, Америкада Боинг компаниясенең күп функцияле бинасын, Нью-Йоркта Ирек һәйкәле каршындагы күп катлы Liberty торак комплексын, Кувейтта KFAS хастаханәсен, Пекиндагы эшлекле үзәкне һ.б. китерергә була. Хәзерге вакытта “NBBJ”ның дөнья буенча 9 филиалы исәпләнелә. Аларның берсе Мәскәүдә урнашкан. Компания Россия башкаласында 2001 елдан унлап проект өстендә эш алып бара.