Минтимер Шәймиев: “Бик яхшы тандем барлыкка килә”

2007 елның 17 декабре, дүшәмбе

17 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды тәмамлангач, Татарстан Президенты, партиянең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев федераль һәм республика матбугатына биргән интервьюсында съезд нәтиҗәләре турында сөйләде.

“Сайлаулардан соң ике атна узды. Бу юлы “Бердәм Россия” партиясенең бик куәтле старт алуын билгеләп үтәсем килә, - ассызыклады Минтимер Шәймиев. – Бүген без РФ Президентлыгына кандидат Дмитрий Медведевны күрсәттек. Бу күркәм традициягә әйләнеп, киләчәктә дә җиңүче партия РФ Президентлыгын үз кандидатын күрсәтергә тиеш”.

Республика башлыгы шулай ук Россия Президенты Владимир Путин съезддагы чыгышында бюджет даирәсе хезмәткәрләренә һәм аз тәэмин ителгән катлам халкына социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында сөйләде, дип искәртте. “РФ Президентлыгына кандидат Дмитрий Медведевның халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән өстенлекле илкүләм проектларны һәм башка социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча куратор булганлыгын исәпкә алып, бик яхшы тандем барлыкка килә дип уйлыйм”, - дип белдерде үз фикерен Минтимер Шәймиев. Искәртеп үтәбез, кичә РФ Президенты Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясеннән күрсәтелгән кандидат Дмитрий Медведев киләсе елның мартында президент сайлауларында җиңсә, үзенең Россия Хөкүмәтен җитәкләргә әзерлеген белдерде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ул киләсе сайлауларда россиялеләрнең күпчелеге илнең киләчәк алгарышына юнәлтелгән курсны хуплаячагына шикләнми, кешеләр күпмилләтле дәүләт мәнфәгатьләрен күздә тотып тавыш бирәчәк.

“Шунысын әйтергә кирәк, бюджет даирәсе хезмәткәрләренең эш хакын җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакының 70-80 процентына җиткерү бурычы күптән куелды. Бу – фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният кешеләре бит, - дип ассызыклады М.Шәймиев. – Бу чаралар хезмәт хакы дәрәҗәсен сыйфатлы рәвештә арттырырга мөмкинлек бирер дип саныйм”. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, бюджет даирәсе хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы Россия буенча уртача күрсәткечкә җитәчәк дип сөйләргә иртәрәк әле. “Әмма әгәр без киләчәктә лаеклы хезмәт хакы дәрәҗәсен тәэмин итсәк, бу өлкәләр кешеләр мәнфәгатьләрендә эшли башлаячак. Минем моңа шигем юк”, - дип йомгаклады сүзен Татарстан башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International