Минтимер Шәймиев: "Татар дәүләт филармониясе күп кенә артистлар һәм иҗат төркемнәре өчен бай чыганак булды"

2007 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү кичәсендә, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев филармония коллективына котлау сүзләрен җиткерде. Илбашы тантанага тормыш птәше Сәкинә ханым белән килгән иде.
Бәйрәм кичәсендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.

Кичәне республиканың иң яхшы иҗат төркемнәреннән берсе - Анатолий Шутиков идарәсендәге ТР Халык уен кораллары дәүләт оркестры ачып җибәрде. Аларның дәрт-дәрман өстәүче чыгышларыннан соң, сәхнәгә Минтимер Шәймиев менде. Иң элек ул барча мөэмин-мөселманнарны Изге Корбан бәйрәме белән тәбрикләп, милләттәшләребезгә иминлек, саулык-сәламәтлек теләде.

"Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарихыбызда тирән эз калдырган, халкыбызның гомер-гомергә яратып йөри торган урыннарының берсе. Биредә эшләүче сәнгать әһелләренең һәммәсенең дә иҗат казанышлары хозурланып сөйләрлек. Күңелегезгә якын эш башкарып, төрле табигать шартларында да күпмилләтле халыкка хезмәт иткәнегез өчен бик зур рәхмәт!", - дип, Президент филармониянең мәдәнияткә керткән үткән көннәрдәге өлеше, бүгенге һәм киләчәк эшләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. "Филармония сүзе үзе миңа бик ошый. Теләсә-кайсы җирдә бу филармониядән килгән артист дисәләр, югары бәя бирү өчен шул җиткән инде, чөнки биредә сәнгать вәкилләренең иң уңган-булганнары тупланган. Татар дәүләт филармониясе - Татарстанның горурлыгы", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Республика башлыгы юбиляр филармонияне, күп кенә сәнгать әһелләренең иҗат юлындагы чишмә башына тиңләде. "Татар дәүләт филармониясе күп кенә иҗат төркемнәре өчен бай чыганак булды. Әгәр дә филармония оештырылмаган булса, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры да булмас иде. Опера һәм балет театры, юктан бар була торган әйбер түгел", - дип, Татарстан Президенты аның халык тарафыннан зур ихтыяҗга әверелүендә филармониянең уңай йогынтысына ишарәләде. "Опера һәм балет театры филармония баскчыларынннан өлгергән артистлар ярдәмендә мәртәбә казанды. Ул халкыбызның өметен аклый һәм чит илләрдә дә киң танылып киләбез. Бу зур хәзинә", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, Шутиков идарәсендәге ТР Халык уен кораллары дәүләт оркестры, ТР Дәүләт симфоник оркестрының, Татарстан Дәүләт камера хоры дәрәҗәле иҗат коллективларына әйләнүендә дә филармониянең өлеше бәһасез. "Симфоник оркестрга ия булу ул - дәүләтчелекнең бер символы. Аның башкаручыларының да симфоник оркестр дәрәҗәсенә тәңгәл булуына ирешергә кирәк бит. Моңа бәйле рәвештә, консерватория һәм башка иҗади уку йортларының да булуы зарур. Әлеге оешмалар мәдәният тормышында берсен-берсе таләп итә", - ди ул.

Президент шулай ук филармониянең чәчәк атуы өчен хезмәт куючы Рөстәм Үтәй, Айдар Фәйзрахманов кебек шәхесләрне дә телгә алып узды. Мәгълүм булганча, филармониянең бинасы мөшкел хәлдә иде. Аны яңартып, төзекләндерүгә ирешүдә Минтимер Шәймиев Айдар Фәйзрахмановның тырышлыгына басым ясады. "Бүгенге көндә филармониянең яңа биналы булуы - уртак уңышыбыз. Сәнгать үсешенә уңай караш яшәгәч, мәдәният өлкәсендәге эшләрне киңрәк колач белән алып барырга омтылабыз. Һәм уйланган ниятләр тормышка да аша", - дип белдерде ул. Филармониянең үз йорты булмаган елларда сәнгать үсеше өчен көч түккән артистларга рәхмәтен ирештерде. Рәхмәт сүзләре Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башка мәшһүр җырчыларга мөнәсәбәттә дә яңгырады. Шулай ук Рөстәм Яхин иҗатына мөкиббән булган Эмиль Җәләлетдиновка да Минтимер Шәймиев аеруча тирән рәхмәт сүзләрен белдерде. "Вакыт күрсәтер. Рөстәм Яхин - бөекләрнең бөеге булачак. Киләчәктә әлеге шәхеснең данын тагын да еракларга танытасы иде", - ди ул. "Гомумән әйткәндә, башкарасы эшләр күп әле. Бергәләп тырышсак, без булдырабыз!", - дип җөпләде чыгышын республика җитәкчесе.

Юбилей бүләксез булмый. Татарстан үсеше өчен күпъеллык хезмәт һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Минтимер Шәймиев Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Филармония җитәкчелеге, үз чиратында, яңартылган бина өчен төзекләндерү эшләренә бүлеп бирелгән финанс ярдәме өчен Президентка рәхмәтен җиткерде һәм алдагы көннәрдә югарырак үрләр яуларга вәгъдә бирде.

ТР Президенты Указы нигезендә музыка сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстанның халык артисты", "ТР атказангын артисты" мактаулы исемнәренә Татар дәүләт филармониясенең иҗат әһелләре - Х. Нигъмәтуллина, Г.Гарифуллина, Л. Сафиуллина һәм башкалар лаек булды.
Тантанада җырчы Зөхрә Шәрифуллинаның туган көне уңаеннан, Минтимер Шәймиев аңа чәчәк бәйләме тапшырды.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 70 еллык юбилее уңаеннан, РФ Мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры Александр Соколов котлау телеграммасын юллаган.

Бәйрәмнең рәсми өлеше филармоняи артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Георгий Ибушев һәм Рөстәм Маликовның "Китмә, сандугач!"дуэты тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Тантанада сәнгать җитәкчесе А. Фәйзрахманов идарәсендәге ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Рөстәм Үтәй идарәсендәге ТР дәүләт эстрада-симфоник оркестры һәм башкалар чыгыш ясады. Кичәдә "Радуга" балалар вокаль студиясе, "Солнышко" хореографик ансамбле һәм башкалар катнашты.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә музыка мәдәниятен алга сөрү максаты белән 1937 елда нигез салына. Иҗатын филармониядә чарлаган мәшһүр җырчылар һәм бүгенег көндә эшләүче иҗат коллективлары Татарстанның федераль дәрәҗәдә генә түгел, чит илләрдә дә күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International