ТР Президенты ике законга кул куйды

2007 елның 21 декабре, җомга
21 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы һәм "2008 елга гражданнарның Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә һәркем алырлык һәм түләүсез башлангыч, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларын дәүләти гарантияләр белән тәэмин итүгә норматив финанс чыгымнарын раслау турында"гы ТР Законнарына кул куйды.
Әлеге законнар тарафыннан ТР административ-территориаль төзелешендәге үзгәрешләр процедурасы аныклана, шулай ук 2008 елга гражданнарның Татарстан мәгариф учреждениеләрендә тиешле белем алуга дәүләти гарантияләрен тәэмин итүгә норматив финанс чыгымнары раслана.
Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International