ТР Президенты федераль стандарттан милли компоненты төшереп калдыруга юл куярга ярамый, дип саный

2007 елның 25 декабре, сишәмбе
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең федераль мәгариф стандартыннан милли компонентны төшереп калдыруга юл куярга ярамаганлыгы турындагы фикерен хуплады.

Бүген Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы узды. Көн тәртибенә башлангыч һәм урта һөнәри-техник белем бирү системасын оптимальләштерү мәсьәләсе чыгарылды.

Утырыш барышында округ буенча коллегалары каршында ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Ул 2007 елның 15 ноябрендә "Мәгариф турында"гы ФЗга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, федераль мәгариф стандартыннан милли компонентның чыгарылуын искәртте. "Илнең демократик үсеше шартларында моңа юл куярга ярамый", - дип белдерде М.Шәймиев һәм бу проблеманың милли республикаларга гына түгел, төрле милләт вәкилләре компактлы яшәгән РФнең башка субъектларына да кагыла. Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, кертелгән үзгәрешләр федерализм принципларына каршы килә. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатларының да мондый хәлгә юл куярга ярамаганлыгы хакында белдерүләрен билгеләп үтте - аларның фикере белән 19 субъектның закон чыгару җыеннарыннан коллегалары да килешә. "Бу милли республикаларда туган телне, өлкә һәм крайларда туган якны өйрәнүне чикли", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Татарстан башлыгы Россия Президенты, РФ Премьер-министры һәм Дәүләт Думасына федераль мәгариф стандартына милли компонентны кайтару зарурлыгы турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итү башлангычы белән чыкты. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов тиешле мөрәҗәгать округ Советы исеменнән төзеләчәк, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International