24 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында гы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарын Татарстан Республикасының архив эшләре өлкәсендәге кайбер дәүләт вәкаләтләре белән тәэмин итү турында"гы, "Татарстан Республикасында опека һәм попечительләр органнары эшчәнлеген оештыру турында"гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында" һәм "2008 елга Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы ТР Законнарын имзалады.
Беренче закон белән Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы дәүләт милкенә караган һәм муниципаль берәмлекләр территориясендә булган архив документларын саклау, комплектлау, барлау һәм куллану буенча дәүләт вәкаләтләре белән тәэмин ителә.
Татарстан Республикасында опека һәм попечительләр органнары эшчәнлеген оештыру турындагы ТР Законындагы үзгәрешләр федераль закондагы яңалыклар белән бәйле, алар нигезендә опека һәм попечительлекне Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары гамәлгә ашырачак.
Өченче закон белән 2008 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты расланачак.
Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.