Минтимер Шәймиев наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллинга полиция генерал-лейтенанты погоннары тапшырды

2007 елның 24 декабре, дүшәмбе
24 декабрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллинга полиция генерал-лейтенанты погоннары тапшырды.

Илгиз Миңнуллинга чираттагы махсус исем Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 13 декабрендә чыгарылган Указы нигезендә бирелде.

Илгиз Миңнуллинны котлап, Татарстан Президенты аңа дистә еллар дәвамында дәүләт файдасына тугры хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде. "Сез вакыт сынавын узган кешеләр кагортасыннан, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. - Сезнең гади көннәрегез юк". "Көчебездән килгәнчә җәмгыятьне бу афәттән арындыру зарур", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев наркотикларга каршы көрәшнең мөһимлеген. Илгиз Миңнуллин сүзләренә караганда, үзенә югары исем бирелүен ул күпмилләтле республикабыз халкына хөрмәт билгесе буларак бәяли.

Илгиз Миңнуллин Идарәгә беренче оешкан көнендә үк килгән. 2003 елның декабреннән 2005 елның февраленә кадәр - наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе башлыгының беренче урынбасары, ә 2005 елның февраленнән Идарәне үзе җитәкли. 2005 елның 9 декабрендә РФ Президенты Указы нигезендә, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллинга полиция генерал-майоры исеме бирелә. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул күп мәртәбәләр югары бүләкләргә, шул исәптән 2нче дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен" ордены, 2нче һәм 3нче дәрәҗә "Мактаулы эше өчен" медальләренә, "Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен" медаленә, 2нче дәрәҗә "Контрразведкадагы хезмәте өчен" күкрәк билгесенә, "Татарстан Республикасының атказанган юристы" мактаулы исеменә лаек булган. Апрельдә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәте боерыгы нигезендә, Илгиз Миңнуллин вазифасын намуслы башкарганы, югары профессиональлеге, инициативалыгы өчен шулай ук 3нче дәрәҗә "Наркоконтроль органнарында хезмәттә мактаулы эше өчен" медале белән бүләкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International