Минтимер Шәймиев Татарстан балаларын Президент чыршысында сәламләде
2007 елның 28 декабре, җомга
27 декабрь көнне Казанда республика мәктәп укучылары өчен Президент чыршысы узды. "Баскет-холл" бинасына бөтен республика буенча 5500 бала җыелды.
Яңа ел бәйрәменә чакырылган 7-11 сыйныфларда укучы малайлар һәм кызлар барысы да - уку алдынгылары, төрле фестивальләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр. Быел Татарстанда Хәйрия елы узуын исәпкә алып, Президент чыршысына социаль приют, балалар йортлары һәм интернатларда тәрбияләнүче балалар да күп чакырылган иде.
Минтимер Шәймиевне ишек янында бәйрәмчә киенгән балалар һәм төрле әкият геройлары каршы алды. Алар Татарстан Президентын Яңа елга багышлап фойеда оештырылган балалар кул эшләре күргәзмәләре белән таныштырды, шунда ук Илбашын "Йолдызлык-Созвездие" республика балалар фестивале лауреатлары музыкаль чыгышлары белән сәламләде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.