Минтимер Шәймиев: "Татарстанда Гаилә елы хәйриячелек традицияләрен дәвам итәчәк"

2007 елның 26 декабре, чәршәмбе

26 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге республиканың Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы узып баручы елда соңгы утырышын үткәрде.

Казан Кремлендә оештырылган җыелышта совет әгъзалары - республика Хөкүмәте вәкилләре, депутатлар, эре предприятие, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Минтимер Шәймиев белән президиумда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов утырды.

Көн үзәгенә Хәйрия елы буларак үткән 2007 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясау гына түгел, шулай ук киләсе 2008 елда Татарстанда Гаилә елын уздыруны оештыру мәсьәләләре дә куелган иде. Билгеле булганча, киләсе ел Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде, 17 декабрьдә Татарстан Президенты да республикада шундый ук Указны имзалады. Шуңа күрә бүгенге утырышта быел тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, яңа елда республиканың Казан, Чаллы, Кукмара һәм Мөслим районнарында Гаилә елын үткәрү мөмкинлекләре турында сүз барды. Казан мэры Илсур Метшин һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Рауил Рәхмәтуллин доклад-тәкъдимнәр белән чыкты.

"2007 елны без изге гамәлләр, уй-теләкләр белән башлап җибәргән идек. Бәлки шуңа да елыбыз бик уңышлы узды - барлык социаль-икътисади күрсәткечләребез югары булды. Хәйрия елында катнашкан һәрбарча кешеләргә чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Кемдер мохтаҗларга, авыруларга матди ярдәм күрсәтте, икенчеләр күңел җылысы белән уртаклашты. Халкыбыз үзенең иң күркәм мәрхәмәтлелек сыйфатларын чынбарлык гамәлләрдә тормышка ашырды. 2007 ел белән без Татарстанда изге традицияләргә нигез салдык, аларны алга таба дәвам итәчәгебездә дә шигем юк. Киләсе ел Россиядә дә, бездә дә Гаилә елы буларак үтәчәк. Монда безгә Хәйрия елы тәҗрибәсе бик ярап куячак, чөнки сүз кешеләр, гаилә әгъзалары иминлеге турында бара", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев утырышны ачып. ТР Президенты киләсе елда да Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет составын үзгәртмәскә, аның әгъзаларына 2008 елда да тәҗрибә уртаклашып эшләргә киңәш итте.

Илсур Метшин исә үз чиратында "изге эшләр турында кычкырып сөйләмиләр" дип, чыгышын нигездә Казан муниципаль шәһәренең Гаилә елындагы планнарына багышлады. Залда утыручыларны киләсе елда җәмгыятебез алдында торган мәсьәләләрнең асылына төшендерү максатыннан башкала мэры иң элек игътибарга 3 минутлык видеофильм тәкъдим итте.

Илсур Метшин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Казанда "Гаилә һәм бала елы" дип исемләнгән махсус программа концепциясе төзелгән, ул гаилә тормышының барлык төр проблемаларын чишүне үз эченә алган. "Гаиләләрне иң борчыганы, әлбәттә, ул - торак белән тәэмин ителеш. Хәзерге вакытта Казанда 4 меңнән артык яшь гаилә социаль программалар буенча фатир алырга чиратта тора. Быел башкалада 1 меңнән артык яшь гаилә федераль һәм республиканың яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программаларында катнашты. Узган 10 елда, мәсәлән, мондый программалар ярдәмендә бары тик 260 яшь гаилә генә торак шартларын яхшырта алган иде", - дип сөйләде мэр.

Минтимер Шәймиев бу урында үз фикерләре белән уртаклашты: "Кичә мин Түбән Новгородта Идел буе федераль округында узып баручы 2007 елга йомгаклар ясауга багышланган утырышта катнаштым. Татарстанның еллык нәтиҗәләре турында сөйләгәндә бары тик өч санны китердем, алар - тулаем төбәк продукты күләменең 700 миллиард сумны тәшкил итүе, Татарстанда быел 6 миллион тоннага якын ашлык җыеп алынуы һәм 2 миллион квадрат метр торак төзелүе. Социаль ипотека программасы буенча агымдагы елда 10 мең фатир тапшыруыбызны да әйттем. Бу күрсәткечләребезне таң калып тыңлап утырган башка төбәкләр җитәкчеләре: "Татарстан безне Яңа ел белән бик шәп "тәбрик итте"!" - дияргә мәҗбүр булды. Социаль ипотеканы алга таба җәелдерү мөмкинлекләренә ышанычым көннән-көн арта. Безнең бу эшебез республикада гына түгел, бөтен Россия буенча торак белән тәэмин итү тармагын тамырдан үзгәртеп корырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Чөнки классик ипотеканы гади халык җилкәсе күтәрерлек түгел, аларга да тиздән үз шартларын үзгәртергә туры киләчәк", - диде Минтимер Шәймиев.

Илсур Метшин сүзләренчә, быел, мәсәлән, 2,5 мең казанлы социаль ипотека буенча фатир алган. Гаилә елында да бу программаларны саклыячакбыз, дип ышандырды ул. "Быел Казанда 2010 елга кадәр исәпләнгән сәламәтлек саклау тармагын үзгәртеп кору буенча аерым программа кабул ителде. Анда хатын-кыз һәм бала сәламәтлеге - өстенлекле юнәлешләрнең берсе, - ди шәһәр башлыгы. - 2007 ел башында без, ниһаять, шәһәрдәге 4-нче бала табу йортын төзекләндердек, бу бина 25 еллап ремонт күрмәгән иде. Шулай ук 3 балалар сырхауханәсен, 2-нче санлы хатын-кызлар конcультациясендә капиталь ремонттан соң гаилә планлаштыру бүлеген ачтык. Киләсе Гаилә елында исә Казанның Совет районында балалар сырхауханәсен, 2009 елда шәһәрнең Мәскәү һәм Идел буе районнарында хатын-кызлар консультацияләрен төзи башлыячакбыз", - дип мәгълүмат бирде И.Метшин.

"Сәламәтлек" илкүләм проекты башкалада гаилә сәламәтлеген саклауга зур этәргеч биргән. Мәсәлән, аны тормышка ашыра башлаган чордан барлыгы 125 миллион сумлык 40 мең бала табу сертификаты тапшырылган, 2,5 мең хатын-кыз икенче баласы өчен 250 мең сум күләмендәге ана капиталына ия булган. "Казан буенча 4 мең гаилә бала табу бәхетеннән мәхрүм, - ди Илсур Метшин. - Бу проблеманы хәл итү өчен, билгеле булганча, Казанда Россия Федерациясендә Санкт-Петербургтан соң икенче махсус медицина үзәге төзеләчәк. Ул бала таба алмаучы гаиләләрне дәвалау үзәге, ясалма аталандыру лабораториясе һәм бала табу йортыннан гыйбарәт булачак".


Гаилә елында Казанда балаларны мәктәпкәчә учрежденияләр белән тәэмин итү дә каралган. Хәзерге вакытта шәһәрдә балалар бакчаларына чиратта 11 мең бала исәпләнелә. "23 балалар бакчасы таләп ителә, - ди мэр бу хакта. - Азино микрорайонында гына да хәзерге вакытта 100 мең кеше яши, бу - үзе бер Әлмәт шәһәре кадәр, анда шулай ук 9 балалар бакчасы, 2 мәктәп, балалар сырхауханәсе, хатын-кызлар консультациясе кирәк. Без быел 5 балалар бакчасын төзекләндердек, аларның икесе иртәгә ачыла. 2008 елда Казанның яңа микрорайоннарында 5 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп төзеләчәк", - диде Илсур Метшин.

"Казанда 2012 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү программасы кабул ителде. Йортлар ишегалларында, мәктәпләрдә 60тан артык пластик хоккей тартмалары урнаштырылды, аларда бүген 3,5 мең бала шөгыльләнә ала, хәзерге вакытта 65 тренер тотабыз, - дип сөйләде Казан мэры. - Болардан тыш, 2008 елда "Ак барс" банкы белән Көрәш сараен тапшырачакбыз, инвесторлар акчасына төзелгән башка объектлар - Чистай урамында спорт комплексы, Киров районында стадион һәм теннис үзәге дә сафка басачак. Федераль акча буенча башкалада япма шугалак һәм бассейннан торган 3 спорт комплексы төзеләчәк". Гаилә елында ятим балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү буенча да эш дәвам итәр дип көтелә.

Кукмара муниципаль районы башлыгы киресенчә, чыгышын агымдагы елда районда хәйрия юнәлешендә башкарылган эшләр турында сәйләүгә багышлады. Аннан соң сүзне ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова алды, ул киләсе Гаилә елының билгесен раслау мәсьәләсен күтәрде.

Утырышта катнашучылар игътибарына берничә төрле логотип үрнәкләре тәкъдим ителде. Татьяна Ларионова сүзләренчә, аларның барысын да эштә һәм төрле акцияләр үткәргәндә файдаланырга мөмкин, әмма рәсемнәрнең берсе рәсми билге булырга дәгъва итә. Дәүләт киңәшчесе тәкъдим иткән рәсем "Һәр ир кеше йорт салырга, агач утыртырга һәм улын тәрбияләргә тиеш", дигән танылган мәкальдәгечә, йорт, агач, һәм ике бала - малай һәм кызын җитәкләгән ата һәм ана кешене сурәтли. Бу бәхетле гаиләгә күктән кояш елмаеп нурларын сибә. Совет әгъзалары арасында төрле фикерләр уятса да, бу рәсем рәсми билге итеп кабул ителде. Шулай да "чын гаиләгә ике бала гына аз" дип, андагы хатын-кызны "йөкле итәргә" яисә аның янына бала арбасын ясатырга килештеләр. Утырыш эше шундый күңелле фикер алышу белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International