ТР Президенты законга кул куйды

2008 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

9 Гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында"гы Законны имзалады.

Закон федераль канудагы соңгы үзгәрешләр нигезендә кабул ителде. Аерым алганда, закон тарафыннан барлык дәрәҗәдәге җире үзидарә органнары компетенциясенә керүче җирле әһәмияткә ия мәсьәләләргә, шулай ук берничә нигезләмәгә төгәллек кертелә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International