М.Шәймиев Казандагы шартлау нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетерү турында күрсәтмә бирде
2008 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
9 Гыйнвар көнне көнкүреш газы шартлау аркасында ишелгән дип фаразланган йорт урынында эшләр кыска вакыт эчендә бетереләчәк. Бу хакта бүген иртән һәлакәт урынына махсус килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.
Искәртеп үтәбез, Малая Печерская, 7 адресы буенча урнашкан йортның зыян күргән подъездындагы 12 фатирның 9ы бөтенләй юкка чыккан. 100 метр радиуста йортларда тәрәзә пыялалары коелып төшкән. Йортның 36 фатирыннан 70 кеше эвакуацияләнгән.
Журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәр хезмәтләре шартлау нәтиҗәсендә коелып төшкән тәрәзә пыялаларын куюны тәмамлый. "Без пыялалауны кичекмәстән башкарачакбыз дип килештек, - дип ассызыклады ул. - Әйберләрнең сакланышын тәэмин итү өчен җылы да бирәчәкбез. Асылда, анда төн кунарга да, яшәргә дә мөмкин булачак".
Республика башлыгы шулай ук йортта 99 кешенең теркәлгән булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта аның сүзләренә караганда, хәзер зыян күрүчеләрнең санын билгеләве кыен, чөнки яңа ел бәйрәмнәре вакытында йортта яшәүчеләр кунакта булырга яки үзләре кунак кабул итәргә мөмкин. "Әлегә ике үлгән кеше ачыкланды. Әмма һәлак булучыларның саны моның белән генә чикләнмәс дип хәвефләнәм", - дип белдерде М.Шәймиев. Хәзерге вакытта өч кешенең гомере өзелүе мәгълүм.
Һәлакәт уңаеннан Татарстан Президенты республика халкын газ һәм электр приборлары белән эш иткәндә сак булырга өндәде. Салкыннар аркасында хәзер алар күп кенә йортларда тулы көченә эшли.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.