ТР Президенты законга кул куйды

2008 елның 11 гыйнвары, җомга
 11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары хакында" Татарстан Республикасы Законының 45нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законны имзалады.
Закон тарафыннан федераль милек белән идарә итү өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының комптенциясенә, мәдәният, шулай ук террорчылык һәм экстремизмга каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыру өлкәләрендә бердәм дәүләт сәясәте алып баруга аныклык кертелә, дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International