ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә кайгы уртаклашу телеграммалары килде

2008 елның 11 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 9 гыйнвар көнне Казанда торак йорт шартлауга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммалары килде.

Гагаузия Башлыгы Михаил Формузал, Кавказ мөселманнары Идарәсе Рәисе Шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә, БДБ хөкүмәте башлыклары Советы каршындагы сугышчы-интернационалистлар эшләре комитеты Рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев һәлак булучыларның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклаша, зыян күрүчеләрнең тиз арада савыгуларын тели, дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International