Минтимер Шәймиев Казан епархиясе вәкилләрен якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котлады

2007 елның 5 гыйнвары, җомга

5 гыйнварда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Раштуа бәйрәме уңаеннан үзенең рәсми резиденциясендә Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе вәкилләрен кабул итте.

Очрашуга Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий, Раифа ирләр монастыре наместнигы архимандрит Всеволод, Казан һәм Әлмәт чиркәүләре настоятельләре чакырылган иде. Республика хакимияте органнары ягыннан очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советы рәисе Ринат Нәбиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашуны ачып, Минтимер Шәймиев Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе вәкилләрен якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. "Сезгә үз исемемнән, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте исеменнән Татарстан җирендә тынычлык һәм килешеп яшәү хакына озак еллар игелекле эш башкарганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде ул. Республика Президенты шулай ук диннең яңары кичерүе җәмгыять өчен гаять зур уңай роль уйнавын ассызыклады. "Шушы еллар дәвамында без үзара аңлашу ярдәмендә алга таба хәрәкәт итәбез. Диннең, иманлы булуның барыбызга да кирәклеген без төшендек инде, - дип үзенең фикерен белдерде Татарстан Президенты. – Без дәүләт тарафыннан динне юкка чыгару экспериментының шаһитлары булдык. Тарихта мондый мисаллар башка кабатланмады дип уйлыйм. Шуңа да карамастан, барлык юнәлешләрдә дә яңадан аякка басу процессы бара". Моңа Минтимер Шәймиев 2005 елда Казан Изге Ана иконасының кире кайтарылуын мисал итеп китерде.

Татарстан Президенты республикабызда төрле конфессия вәкилләре арасындагы ихтирамлы мөнәсәбәтләрне зур канәгатьләнү белән билгеләп узды. "Бәйрәм көннәрендә балалары, гаиләләре белән күп кенә кешеләр чиркәүләргә килә. Алар гыйбадәтханәләрдән рухланып чыгалар, күз алдында бөтенләй башка кешеләргә әвереләләр", - дип ассызыклады ул.

Очрашуда шулай ук Казан епархиясе алдында торган мөһим мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Беренче чиратта бу кайбер дини корылмаларны, шул исәптән Епархия идарәсе бинасын, Свияжск чиркәвен, Богородица монастырен һәм башка гыйбадәтханәләрне яңадан торгызуга кагыла.

Очрашу тәмамлангач, Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий журналистларның сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, узган ел күп кенә православие чиркәүләре ачылу белән истәлекле булды. Әйтик, Казан, Бөгелмә һәм Чаллы шәһәрләрендә Серафим Саровский хөрмәтенә чиркәүләр изгеләндерелде, Зилант монастыре өчен дә шактый эш башкарылды.

Архиепископ Анастасий сүзләренчә, Татарстан Президенты белән очрашуда дини белем бирү мәсьәләсе дә күтәрелгән. "Кызганычка күрә, "Диннәр тарихы"ның сигнал нөсхәсе әлегә минем кулга кермәде, әмма якын арада оештырылачак "түгәрәк өстәл"дә без бу уку ярдәмлеген, киләчәктә аны урта уку йортларында белем алучы өлкән сыйныф укучыларына тәкъдим итү өчен карап чыгачакбыз", - дип ассызыклады владыка Анастасий.

Архиепископ билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты белән очрашуда социаль проблемаларны хәл итү мәсьәләсе дә җентекләп тикшерелгән. Мәгълүм булганча, 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителде. Владыка сүзләренә караганда, бүген һәр православие мәхәлләсенә теге яки бу социаль объект – интернат, картлар йорты яки медицина учреждениесе беркетелгән. "Һәр мәхәллә кулыннан килгәнчә рухи һәм матди ярдәм күрсәтәчәк", - диде ул.

Архиепископ шулай ук Казан епархиясе һәм ТР Социаль яклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелүен дә ассызыклады. Ул мондый килешү якын арада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән дә төзелер дигән өмет белдерде. Владыка кичә Татарстан православие табиблары Ассоциациясенең оештыру җыелышы узуын искәртте һәм республикабызда шәфкать туташлары (сестричество) институтының яңадан торгызылу мөмкинлеген дә кире какмады. Күп кенә төбәкләрдә мондый тәҗрибә бар инде. Архиепископ Анастасий Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә часовня һәм мәчет ачылуын уңай үрнәк сыйфатында китерде. "Биредә кешенең яшәеше өчен көрәш бара, шуңа күрә кыен минутларда аңа ярдәм кулы сузу һәр дин әһеленең изге бурычы", - дип ассызыклады ул.

Соңыннан Казан һәм Татарстан архиепископы республика халкын якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котлады. "Мин христианнарны да, мөселманнарны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Һәммәбезгә дә мәгълүм, мөселманнар да Иисус Христоска хөрмәт белән карый, - диде владыка. – Мин һәрбарчабызның матди байлыкка ирешүен һәм һәр кешенең дә барлык уйларын, теләкләрен һәм эшләрен изге максатларга юнәлдерүче үзенең юл күрсәтүче йолдызы булуын теләр идем".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International