22 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законын имзалады. Ул элеккеге законның яңа редакциясен тәкъдим итә.
Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында бастырылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.