Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә Эльмира Маврина ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, Александр Кадаш ТР Хайваннар дөньясы объекталарын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, аларның кандидатуралары федераль башкарма хакимият органнары белән килештерелергә тиеш, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Эльмира Маврина моңарчы Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән иде. Ә Александр Кадаш РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының ТР буенча идарәсенең аучылык күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазифасын башкарган.