4 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Сәнгать Академиясе Президенты Зураб Церетелиның Милли сәнгать галереясендәге күргәзмәсе белән танышты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар белән бергә, күпсанлы кунаклар катнашты.
Билгеле булганча, әлеге күргәзмә 2007 елның декабрендә ачылган иде. Анда танылган рәссамның графикасы, картиналары, скульптурасы, эмальдән эшләнмәләре, ягъни 200гә якын төрле характердагы эше урын алган. Ике айга якын вакыт эчендә әлеге күргәзмә белән ике меңнән артык кеше танышкан.
Әйтергә кирәк, Россия Сәнгать Академиясе оешуга 250 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә - З.Церетелиның үзенчәлекле иҗат хисабы булып тора. Бу хакта ул бүген үзе дә әйтеп узды.
Зураб Церетелиның эшләре белән танышу барышында, Минтимер Шәймиев аның скульптураларына аеруча игътибар итте. Күргәзмәдә аерым бер бүлек булып торган сыннар арасында Петр Беренчегә, Федор Шаляпинга, Нико Пиросманига багышланганнары һәм башка темаларны яктыртканнары да бар. Ә менә "Горожане" дигән композиция хакында Минтимер Шәймиев: "Әлеге эштә чынлап та вакыт агышы һәм шәһәрнең халәте чагылыш таба", - дип белдерде.
Күргәзмәне караганнан соң, Минтимер Шәймиев тәбрикләүләр һәм тәкъдимнәр китабына түбәндәге юлларны теркәде: "Россия Сәнгать Академиясе оешуга 205 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәгез өчен, Сезгә бик зур рәхмәт. Сез, чын мәгънәсендә, талантыгыз белән дөньяны шаккатыру көченә ия шәхес. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын үзегезгә!".
Үз чиратында, Зураб Церетели Илбашына, Россия Сәнгать Академиясенең Мактаулы әгъзасы итеп сайлануы турындагы диплом һәм күкрәк билгесен тапшырды. "Әлеге карар, Татарстан Президентының сәнгать үсешенә керткән зур өлешен искә алып, Академия Президиумы тарафыннан быелның 22 гыйнварында кабул ителде", - дип белдере Зураб Церетели.
Россия Сәнгать Академиясенең юбилее Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә зурлап үткәрелә. Аның юбилее ЮНЕСКОның 2007 елгы истәлекле көннәр исемлегенә кертелгән. Уку йортының бәйрәм программасын Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, илнең башка төбәкләрендә, шулай ук Парижда, Йоханессбургта, Сиднейда, Токиода, Женевада оештырылган күпсанлы күргәзмәләр, башка мәдәни чаралар алып тора.
Россиянең бүгенге көн рәсем сәнгатен чагылдыручы юбилей күргәзмәләре киләсе елда Япониядә, Кытайда, Кореядә, Франциядә, Испаниядә, АКШта оештырылачак.