Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Спорт көрәше федерациясе Президенты Михаил Мамиашвилидан хат килде.
М.Мамиашвили республика башлыгын Татарстан спортчысының Гран-при "Иван Ярыгин" сериясендә хатын-кызлар көрәше буенча VII Халыкара турнирда (Россия җыелма командасына олимпия алдыннан сайлап алуның беренче этабында) уңышлы чыгыш ясавы уңаеннан тәбрик итә. Наталья Смирнова 55 килограммлы үлчәү категориясендә абруйлы ярышларда бронза медаль яулады.
"Сезгә спортчылар - Россия җыелма командасы әгъзаларын әзерләүне тәэмин итүдә зур өлеш кертүегез, Татарстан Республикасында һәм Россиядә спорт көрәшен үстерү мәсьәләләрендә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм", - диелә хатта, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.