Минтимер Шәймиев ТР Әгерҗе районында эшлекле сәфәрдә

2008 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

7 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең Боз сараен ачуда катнашты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу - республикада ясалма бозлы 25нче һәм соңгы 4 елда ачылган 18нче боз сарае. Спорт корылмасының төзелеше 129 миллион сумга төшкән. Сарай 800 урынга исәпләнгән һәм җирле "Спутник" хоккей клубының төп аренасы булачак.

"Бу бүләк безнең һәм спорт сөюче балаларыбыз өчен зур шатлык, - диде сарай ачылу тантанасында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Фәрит Габбасов. - Алда безне зур спорт тормышы көтә. Берничә елдан Әгерҗе моны исбатлаячак".

Татарстан Президенты, үз чиратында, сарайның интерьерына һәм фасадына соклану белдерде. "Хәзер республиканың мондый сарайлар төзү мөмкинлеге бар, - дип билгеләп үтте республика Илбашы. - Бу Татарстанның социаль-икътисади алгарышы турында сөйли. Безнең заманда артта калырга ярамый". Президент фикеренчә, балаларның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге алуы - аларның киләчәгенә зур кертем дигән сүз. "Хәзер бозда басып торган балалар - тумыштан лидер, - дип саный Татарстан Президенты. - Алар үзләре артыннан иптәшләрен хоккейга да, башка спорт төрләренә дә ияртә ала. Алар көндәшлеккә сәләтле кешеләр булып үсәргә тиеш. Һәр татарстанлының казанышы - республика уңышы".

Минтимер Шәймиев Әгерҗедә хоккейның республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк булмавына игътибар итте һәм җирле хоккей командасына хоккей формалары комплекты бүләк итте. Сарай төзелешенең баш иганәчесе "Татнефть" ААҖ вәкилләре дә үз бүләкләрен тапшырды. Алар 50 пар тимераяк һәм 2 комплект хоккей формалары алып килгән иде.

Тантана тәмамлангач, Минтимер Шәймиев тренажер залында булды, шулай ук җирле "Спутник" командасы белән Ижауның "Ижсталь" уенын карады.

Бүген үк ТР Президенты Минтимер Шәймиев Әгерҗе район советы сессиясендә чыгыш ясады. Анда район башлыгының узган елда башкарылган эшләргә хисабы тыңланды.

"Регламент вакытында кешеләрнең кәефен сизеп өлгерү җиңелләрдән түгел. Безнең өчен районыгызның үсеш тенденциясен тоемлау зарур, ә ул хәзергә начар түгел", - дип башлады үз чыгышын ТР Президенты.
Ул җыелганнарның игътибарын РФ Президенты сайлауларына айдан да кимрәк вакыт калуына юнәлтте. "Сез Дума сайлауларында актив төстә тавыш бирдегез, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. - 2 март көнне илебезнең уңай үсеше файдасына дөрес сайларсыз дип уйлыйм".

Алга таба Минтимер Шәймиев илдәге сәяси хәл, аңа халыкара дәрәҗәдәге мөнәсәбәт хакында кыскача бәян итте. Ул башка илләр белән сәүдә багланышлары мәсьәләләрен, аеруча үз җитештерүчеләребезне яклауга кагылышлыларын ассызыклап үтте. "Гаммәви мәгълүмат чаралары кешеләр аңына үзебездә җитештерелгән продукцияне куллану зарурлыгы хакындагы фикерне җиткерергә тиеш. Дөньяда шуннан да яхшырагы юк. Менә хәзерге вакытта без Казан супермаркетларында Татарстан азык-төлек тауарларын саттыра алмыйбыз. Гәрчә бәяләре, сыйфаты һәм төрелүе ягыннан бар таләпләргә туры килсә дә, анда элеккегечә чит ил тауарлары гына", - дип белдерде республика Илбашы.
Мәктәпләрне оптимальләштерү темасына кагылып, ТР Президенты элегрәк үзенең дә моңа каршы килүен белдерде. "Элек зур һәм кечкенә мәктәпләрне җиһазландыру бертөсле иде. Хәзер исә Интернет кирәк, аны һәр мәктәпкә дә тоташтырып булмый һәм бу кирәк тә түгел. Шул ук вакытта без балаларны көндәшлеккә әзерләргә тиеш. Шуңа күрә оптимальләштерү процессы мөмкин кадәр тизрәк барачак", - диде ТР Президенты.

Районда һәм гомумән, республикада сәламәтлек саклау үсеше темасы турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев ерак авыллар халкына медицина ярдәмен күрсәтү мөмкинлеге мәсьәләсе юллар төзелеше аша хәл ителәчәк, диде. "Гомуми тәҗрибә табибы һәр пациентының сәламәтлеге турында белергә тиеш, - дип саный республика башлыгы. - Бөтен дөнья иртә диагностика ярдәмендә кешеләр тормышын озайта, бездә исә әлеге эш башкарылмый, ә бу җинаятькә тиң. Сәламәт кешенең капитал булуын һәммәсе аңларга тиеш".

Минтимер Шәймиев үз чыгышында шулай ук торак төзелеше, йортларның капиталь ремонты, җирле үзидарә органнарында салым һәм җыемнарның җыелуы, республика районнарында үз производстволарын үстерү мөһимлеге мәсьәләләренә тукталды. Илбашы нефть табу тармагындагы казанышлар, битум нефте чыгару перспективалары, нефть эшкәртүдә Татарстанның өстенлекләре хакында да сөйләде.

"Республикада без игътибар биргән барлык әйберләргә ихтыяҗ бар, - дип белдерде ТР Президенты. - Татарстанның перспективалары алдан билгеләп куелган. Без һичшиксез уңышка ирешәчәкбез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International