6 февраль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары Советы утырышы узды. Көн тәртибендә хезмәт хакы өлкәсендәге сәясәт турында фикер алышынды.
Совет утырышында шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, республиканың министрлык, ведомство, эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, Минтимер Шәймиев 31 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында бүген күтәрелгән мәсьәләдәге уңышлар билгеләп үтелүен һәм агымдагы елга өстенлекләр тәгаенләнүен искәртеп узды.
Юлламада, аерым алганда, 2007 елда республикада реаль хезмәт хакының 17,8 процентка (РФ буенча уртача 16 процентка) артып, 11334 сум тәшкил итүе билгеләп үтелде. Нәтиҗәдә, халыкның сатып алу сәләте дә күтәрелгән. Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора, чөнки бүген Татарстанның кулланучылар кәрҗине Россиядә иң арзаны. Әйтик, гыйнварда РФнең бөтен төбәкләре арасында иң очсыз минималь азык-төлек җыелмасы нәкъ менә Татарстан теркәлгән - 1580 сум (Ульяновск өлкәсендә - 1614 сум, Чукоткада - 5039 сум).
Алга таба да бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакын арттыру Хөкүмәтнең төп бурычларының берсе булып кала. ТР Президенты үз Юлламасында искәрткәнчә, "узган ел без 2008 ел азагына бюджет өлкәсендәге хезмәт хакын республика буенча уртача алган күрсәткечнең 80 процентына кадәр җиткерү бурычын куйдык".
Бүген Президент Юлламада төп басымнар ясалуын, һәм аның "тәнкыйтькә урын булмаслык документ" икәнлеген ассызыклады. Ә тәнкыйтьләрлек нәрсәләр шактый.
"Республикада әлегәчә хезмәт хакы яшәү минимумыннан кимрәк булган предприятиеләр күп әле! - дип белдерде М.Шәймиев. - Статистика нигезендә, эшче кеше - ә алар 10 мең һәм 20 мең кеше генә түгел - гаиләсен түгел, үзен туендыра алмый дигән сүз! Алга таба болай дәвам итә алмый!"
Муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына мөрәҗәгать итеп, республика Президенты ассызыклаганча, бүген хезмәт хакын түләү өлкәсендәге сәясәтнең бүген шундый составта каралуы очраклы түгел. Бу - уртак эш, ә район һәм шәһәр муниципалитетлары җитәкчеләре бу өлкәдә кирәгенчә эшләми әле. 31 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советында яңгыраган мисалны гына алсаң да ачык күренә бу. Буа районында тикшерелгән оешмаларның һәр икенчесе хезмәт хакын конвертларда түли.
ТР Президенты ассызыклаганча, без керемнәр һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе белән бәйле принципиаль үзгәрешләргә ирешергә тиеш, шул исәптән "соры" хезмәт базарын легальләштерү хисабына. Еллык "соры" керемнәр күләме 90 миллиард сумга якын. Шул сәбәпле республика физик затларның керемнәренә салымнар формасында 8 миллиард сумнан артык акчаны алмый дигән сүз.
"Без сезнең белән барлык төр халык категорияләре буенча хезмәт хакы үсеше темпларын, резервларның булу-булмавын тикшерергә, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү механизмнарын уйлап табарга тиеш, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. - Проблеманы белә торып та, чара күрмәүгә юл куярга ярамый! "Соры" хезмәт хакы лаеклы картлыкны тәэмин итә алмый - киләчәктә кешеләр бүгенге көннән дә хәерчерәк булачак. Әмма бер генә дәүләт тә пенсиядән башка кешеләрне тәэмин итә алмый. Нәтиҗәле чаралар күрмәсәк, гаепне үз өстебезгә алырга туры киләчәк".
Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, 2008 ел азагына республикада уртача хезмәт хакы 14 мең сумга кадәр җиткерелергә тиеш - республика Илбашы ТР Дәүләт Советына Юлламасында шундый бурыч куйды һәм республика Хөкүмәтенә быелның 1 апреленә кадәр нәтиҗәле мотивация механизмын әзерләп гамәлгә кертергә кирәклеген билгеләп үтте.
Соңыннан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары Советы утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов республикада хезмәт хакы өлкәсендәге сәясәт турында доклад белән чыгыш ясады.