Минтимер Шәймиев: "Конверттагы хезмәт хакы лаеклы картлыктан мәхрүм итә"

2008 елның 13 феврале, чәршәмбе
Хезмәт хакын үстерү юлларының берсе, беренче чиратта, акча аз түләнә торган халык категориясе өчен, хезмәт өчен түләү буенча минималь гарантияләрне арттырудан гыйбарәт. Бүген халыкның көнкүреш сыйфатына тәэсир итүче әлеге төп фактор, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендәге проблемалар, кадрлар сәясәте һәм башкалар турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Айрат Шәфыйгуллин бәян итте. Коллегия ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Максим Топилин һәм башкалар катнашты.

Айрат Шәфыйгуллин искәртеп узганча, 2007 елда, Россия Федерациясе төбәкләренә минималь хезмәт хакының төбәк күләмен билгеләү хокукы бирелгәч, Татарстан да әлеге мөмкинлектән файдаланырга ният кыла. Хөкүмәт, профсоюз берләшмәләре һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында республика өчьяклы комиссиясе кысаларында, 1 нче ноябрьдән минималь хезмәт хакын 3 мең сум күләмендә билгеләү буенча өчьяклы килешү имзалана. Әлеге күрсәткеч яшәү минимумына якынлашкан. Якын киләчәктә аны ким дигәндә 3200 гә кадәр җиткерү бурычы күзаллана. "Хезмәт хакын һәм НДФЛ ны арттыруның төп резервы булып, эшләүчеләрнең күләгәдәге керемнәрен, тулаем алганда, "соры" хезмәт базарын легальләштерү санала. "Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссияләр урыннарда халыкның формаль булмаган мәшгульлегенә кагылышлы вәзгыятьне җентекләп өйрәнергә тиеш", - дип саный министр. "Хезмәт кодексында каралганча хезмәт хакының айга ике мәртәбә вакытында түләнүен дә тәэмин итәргә кирәк", - ди ул.

Бу уңайдан Минтимер Шәймиев хезмәт хакын конвертларда бирүдән качуны тагын бер кат шәрехләде. "Юкса үзебезне лаеклы картлыктан мәхрүм итәбез", - дип, ул бу проблема белән йөз меңләгән кешенең күзгә-күз очрашу ихтималлыгын ассызыклады. Президент хезмәт хакы буенча бурычларның да соңгы елларда шактый кимүен билгеләп узды.

Айрат Шәфыйгуллин докладында хезмәт куркынычсызлыгы проблемасына да тукталды. Татарстанстат һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, һәр бишенче кеше зарарлы хезмәт шартларында мәшгуль. Ел саен 2 меңгә кадәр кеше имгәнүләргә дучар була, 140лап хезмәткәр җитештерү мәйданнарында һәлак була. "Безнең төп максат - эш урынына киткән хезмәткәрнең исән-сау өенә әйләнеп кайтуына ирешү. Иң элек игътибарны төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек четерекле проблемаларга юнәлтү зарур. Билгеле, бу мәсьәләне хәл итәр өчен иске җиһазларны алмаштыру, негатив күрсәткечләрне киметү һәм башка төрле яклау чараларын күрү мөһим", - ди министр. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бер эшчегә хезмәт куркынычсызлыгына уртача республика буенча 3 мең сумнан артыграк акча сарыф ителә. Алексеевски, Аксубай, Әлки кебек районнарда ул 3 мең сумнан азрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International