18 февраль көнне Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының егерме сигезенче сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Казан шәһәр Думасы депутатлары, республиканың төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Илсур Метшин Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җитәкче органнары һәм Казан шәһәр Думасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Казан шәһәренең Хөкүмәт тарафыннан әзерләнә торган эшче көчләрне урнаштыру программасына керергә тиешлеген билгеләп узды. Җитештерү тармагына бәя биреп, ул башкалада машина төзелеше, газ һәм нефть, энергетика предприятиеләре өчен җиһазлар ясау өчен, заманча индустриаль паркларның булмавын белдерде. Хәзерге вакытта эшләп килүче заводларның хәле мактанырлык булмавын, күбесенең дәүләт заказын гына көтүләрен, ә менеждмент белән бөтенләй шөгыльләнмәүләрен әйтеп узды. Уңышлы эшләүче предприятиеләрдән ул "Нәфис космектикс" оешмасын күрсәтте.
Илсур Метшин башкаланың хезмәт базарындагы хәлне тасвирлап, Казаннан эшче көчләрнең китүен, хезмәт хакының бигрәк тә бюджет өлкәсендә түбән булуын билгеләп үтте. "Күпчелек кеше соры базарга, аерым алганда, төзелешкә һәм сәүдәгә җәлеп ителә", - диде мэр. Хәзерге вакытта шәһәр җитәкчелеге белән кайбер оешмалар арасында, хезмәт хакын рәсми рәвештә бирү буенча, 5 меңнән артык килешү төзелгән. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, хезмәт хакын конвертта бирүне туктаткач, шәһәр бюджетына 3 млрд. 83 млн. сум акча кергән. "Бу Казан өчен рекордлы сан", - диде мэр.
2007 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетының үз керемнәре 8 млрд. сум тәшкил иткән, тупланма бюджеты исә 14, 755 млрд. сумга җиткән. Узган елда Казан бюджеты социаль өлкәләрне финанслауга зур игътибар биргән. Чыгымнарның яртысы балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар һәм башка социаль яктан әһәмиятле объектларны капиталь төзүгә һәм ремонтлауга киткән.
Илсур Метшин бүген үз чыгышында шулай ук барлык тармакларда җан башыннан карап финанслау һәм оешмаларның автономия дәрәҗәсенә күчеп бетү мәсьәләсен күтәрде. "Без квадрат метрларны өчен түгел, ә сыйфат өчен акча бирәчәкбез", - диде ул. Казан шәһәре Думасы депутатлары мэрга мәгарифтә җан башыннан финанслау мәсьәләсенә карата сорау биреп, милли мәктәпләрне финанслау үзенчәлекләрен аңлатуын үтенде. Илсур Метшин җавабында җан башыннан финанслау буенча республика законы барлыгын билгеләп узды. Закон буенча бер сыйныфта 25 бала утырырга тиешлеген, ә татар сыйныфлары өчен моның чынга ашмас хәл булуын әйтте.
Сессия утырышында катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев, мәсьәләгә ачыклык кертеп, Татарстан Республикасы Конституциясе барлыгын, республикада ике дәүләт теленең игълан ителүен белдерде. Милли сыйныфларны саклап калуда акчаның зур роль уйнамавын хәбәр итте.
Илсур Метшин бүген сессия утырышында азык-төлеккә бәяләр сәясәтен дә читләтеп узмады. Аның сүзләренә караганда, Казанда көндәлектә күп кулланыла торган азык-төлеккә бәяләрне күтәрмәүдә бурычлар үтәлгән. Бу уңайдан 822 предприятие белән килешүләр төзелгән.
Узган елда шәһәр бюджетында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә максатчан акчалар каралган. Илле өч кешегә өчәр миллион сум күләмендә кредит бирелгән. Сессиядә катнашкан Минтимер Шәймиев мондый кредитларны күбрәк эшмәкәрләргә бирү мәсьәләсен күтәрде һәм кече эшмәкәрлекнең шәһәр икътисадын үстерүгә өлеш кертүен билгеләп узды.
2007 елда Казан шәһәре Башкарма комитетында хезмәткәрләренең эшкә сәләтлеге дәрәҗәсе тикшерелгән. Нәтиҗәдә 1600 хезмәткәрнең 31 проценты уңышлы эшли дип табылган, 52 проценты җитәкчелек кушкан эшне җиренә җиткереп эшли дип бәяләнгән. 185 хезмәткәр бөтенләй эштән җибәрелгән. Казан узган ел шулай ук төрле халыкара чаралар уздыру урыны буларак танылган. Чиратта башкаланы халыкара туризм үзәгенә әйләндерү бурычы тора.
Билгеле булганча, 2007 ел ахырында Казанның Генераль планы расланды. Ул үз чиратында башкалага инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип көтелә.
Торак төзелеше һәм капиталь ремонт мәсьәләләренә килгәндә, узган елда шәһәр бюджетыннан капиталь ремонт өчен 1,16 млрд. сум акча бүленгән, 742 мең 253 квадрат метр торак кулланышка кертелгән. Илсур Метшин белдергәнчә, Казандагы бөтен ремонт эшләре өчен 10 млрд. сум акча кирәк.
Бүген Илсур Метшин үз чыгышында шулай ук юлларны ремонтлау, шәһәрнең транспорт системасы, метро төзелеше, чүп эшкәртү комплексын төзү, шәһәряны бистәләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре, Гаилә елы чаралары, халык белән эшләү мәсьәләләрен дә күтәрде.
Минтимер Шәймиев юллар төзүнең сыйфатлы булырга тиешлеген ассызыклап үтте. 2007 ел - Хәйрия елында тупланган тәҗрибәнең Гаилә елында тагын да тулыланачагына ышаныч белдерде.