Минтимер Шәймиев Татарстанның көньяк-көнчыгышына эшлекле сәфәр кыла

2008 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

 

14 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Азнакай һәм Ютазы районнарына ике көнлек эш сәфәренә китте.

ТР Президентының Азнакайга визиты программасында - шәһәрнең җылылык челтәрләре предприятиеләрендә булу һәм турбогенератор эше белән танышачак. Шулай ук республика башлыгы шәһәр яшьләр үзәгендә һәм "Бусидо" спорт-сәламәтләндерү комплексында булыр дип көтелә.

М.Шәймиевнең Азнакайга сәфәре программасында төп чара - муниципаль районы Советында катнашу. Анда узган елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак чыгарылачак.

Ютазы районында Минтимер Шәймиев иртәгә көнне беренче яртысында була. Ул җирле спорт-сәламәтләндерү комплексында булыр, анда "Урыссу ГРЭС" ЯАҖ инвесторлары белән очрашыр дип ниятләнә.
Татарстан Президенты шулай ук шәһәрдә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 60 фатирлы торак йортны караячак. Республика башлыгы эш сәфәрен Ютазы районының вәкиллекле органы утырышында катнашу белән төгәлләячәк, анда шулай ук узган елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре каралачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International