Минтимер Шәймиев: "Мәрҗани мәчетендәге үзгәрешләр бик тә сөенечле"

2008 елның 19 феврале, сишәмбе
Визитның төп максаты - Аллаһ йортына ясалган ремонт эшләре һәм реконструкция нәтиҗәсе белән танышу иде.
Әлеге чарада шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, аның беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкаланың Вахитов районы хакимияте башлыгы Руслан Шакиров катнашты.

Билгеле булганча, Мәрҗани мәчетендә 2005 елдан бирле ремонт эшләре барды. Төп үзгәртүләр ике ел дәвамында башкарылып, 2007 елның 20 декабренә, ягъни Корбан бәйрәменә, мәчет тулысынча эшли башлады. элек "Т" хәрефе формасында булган мәчет комплексы "П" хәрефе формасына үзгәртелде.

Бүгенге көндә биредә хатын-кызлар өчен намаз уку залы аерым, мәчет бинасына өстәп төзелгән бинада урнашкан. Анда ике йөз кеше сыя. Диварлардагы һәм түшәмнәрдәге милли бизәкләр кулдан эшләнгән, идән келәмнәр белән капланган, гомумән, монда һәрбер нәрсә, бизәк тә, җиһазлар да артык түгел, барысы да игътибарны Бар кылучыга юнәлтүгә исәпләнгән. Моны Минтимер Шәймиев тә билгеләп үтте.

Әлеге залда тавыш көчәйткечләр урнаштырылган. Бу исә хатын-кызларга имамның вәгазен тыңларга, бергәләп намаз укырга тулы мөмкинлек бирә. Мәчеттә ирләр булмаган очракта, абыстай үзе вәгазь сөйли ала, бирегә килгән мөслимәләр белән идарә итү хокукына ул ия, дип билгеләп үтте Госман хәзрәт Исхакый.

Хатын-кызларның намаз уку залы янәшәсендә Казан Ислам көллиятенең кызлар бүлеге урнашкан. Иртәнге якта биредә дәресләр бара иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев алар янында да булып, дәрес барышы, укучыларның үзләре белән танышты. Илбашының сез кайлардан дип соравына кызлар Ульяновски өлкәсеннән, Башкортстаннан, республика район һәм шәһәрләреннән икәнлеген әйтте. Ә биредәге бер остазбикә Төркиядән икән.
Президент укучыларның яшәү шартлары белән дә кызыксынды. Аңа да шәкертләр канәгатьлекләрен белдерде, монда барлык шартлар да булдырылганлыгын бертавыштан раслады.

Кызлар өчен оештырылган уку бүлеге эшли башлаганга бер генә ел. Шулай булуга да карамастан, биредә республика һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган мөслимәләр укый. Алар өчен мәчеттә, нәкъ аларның уку бүлмәләре янәшәсендә, тулай торак та булдырылган. Кырык кешегә исәпләнгән әлеге яшәү урынында сигез кеше яши торган биш бүлмә, биредә үк ашханә һәм тәһарәтханә дә бар. Ял көннәрендә исә шәкертләргә өйләренә кайтып килү, шәһәргә чыгу мөмкинлеге тудырылган.

Кызлар өчен көллияттә уку вакыты - ике ел. Шушы вакыт эчендә алар гарәп, төрек телләрен үзләштерә, Коръәнне укырга өйрәнә, шул ук вакытта, теләкләреннән чыгып, пешекче, яки тегүче һөнәренә дә ия була.
Ирләр өчен намаз уку залында булганнан соң, Казан Ислам көллиятенең егетләр укый торган бүлеге белән дә танышу булды. Дин әһелләре арасында, бәлки, бер институт ачу кирәктер, дигән тәкъдимгә каршы Минтимер Шәймиев: "Казанда Россия Ислам университеты эшләп килә инде, бәлки, Татарстан Фәннәр Академиясе каршында фәнни институт булдырыргадыр", - дип белдерде һәм бу хакта уйларга кирәк диде.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев реконструкция эшләре белән макет аша да танышты, күптән түгел 200 кешегә исәпләп ясалган киңәшмәләр залын карады, моннан ел ярым ачылган мөселман зираты хакында да хәбәрдар булды. Үз чиратында Илбашы: "Татар зираты инде шактый иске, анда урын да бик аз. Безгә мемориаль бер зират булдыру кирәк", - диде һәм дин әһелләренең тәкъдименнән чыгып, бәлки әле нәкъ менә күптән түгел ачылган мөселман зиратын мемориаль зират итү турында уйларбыз дип белдерде.

Чынлап та, соңгы берничә елда Мәрҗани мәчетенең йөзе бик нык үзгәрде. Аны шулай яңартуда Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның да өлеше зур. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый белән Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин моңа басым ясап: "Әгәр Илсур Рәис улы тарафыннан ярдәм булмаса, кем белә, бәлки әле төзекләндерү эшләре тиз генә тәмамланмаган да булыр иде", - дип белдерде.
Илбашы совет чорында да әлеге мәчеттә булуы, шушы Аллаһ йортының имам-хатыйбы, бүгенге мөфтиләр Тәлгат Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Госман Исхакый һәм башкаларның остазы булган Әхмәтзәки Сафиуллин белән аралашуы хакында да әйтеп үтте.

Саубуллашканда исә: "Мәрҗани мәчетендә бу кадәр зур үзгәрешләр булыр дип уйламаган идем. Бик сөендердегез, барыгызга да рәхмәт. Изгелек җирдә ятмас", - диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International