Минтимер Шәймиев: “Ватанны саклаучылар көне – ил алдындагы изге бурычны үтәү бәйрәме"

2008 елның 22 феврале, җомга

22 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, иртәгә бәйрәм ителәчәк Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кичәдә катнашты.

Ил иминлеге өчен көрәшкән ир-атларга Минтимер Шәймиев котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле ватандашлар! Шәхсән үз исемемнән, Татарстан Хөкүмәте, Дәүләт Советы, республиканың күпмилләтле халкы исеменнән, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәмне ничек кенә атамасыннар, безнең тарихның барлык чорларында ул илнең һәр ир кешесенең изге бурычны үтәү бәйрәме булып саналды. Бурычка тугры калу вакытка һәм вакыйга масштаблылыгына бәйле булды. Нинди генә шартларда да ил гражданнарына авырлыкларны җиңеп чыгу бурычы йөкләнде. Без гомерен куркыныч астына куеп, Ватанны саклаган шәхесләр алдында мәңге бурычлы. Хәрбиләр ясый торган кыю адымнар “барлык дәверләргә символ һәм үрнәк булып тора”, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев тантанага килгән кунакларга. Президент сугыш кырында аяусыз көрәшеп, батырларча һәлак булган лачыннарга карата рәхмәт хисенең һәркайсыбызның күңелләрдә мәңгелеккә җуелып калуын, ә бүгенге көндә әле исән-сау булган Ваттаны саклаган һәм бүген яклаучы ир-атларга киләчәктә ныклы сәламәтлек теләп калды.

Бөек Ватан сугышы чорында фронтта һәм тылда газап чиккән ирләребезнең батырлыкларын Илбашы “бөтенхалыкныкы” дип атады. “Бөек Ватан сугышында бөек җиңү шатлыгының, патриотлык хисенең гүя төбе юк. Ә шул җиңү өчен көрәш еллларында күпме гомерләр өзелде. Шуңа күрә ул бәйрәмне беркемнең дә онытырга хакы юк. Моңа бәйле рәвештә, 23 февраль дә барлык халыклар өчен кадерле бәйрәм булырга тиеш”, - ди Минтимер Шәймиев. Ул Әфган сугышы ачысына түзгән ир-атларга карата да күңел түрендә олы хөрмәт хисе яшәргә тиешлеген ассызыклады. “Әфган сугышы бик кырыс сугыш дип хәтергә кереп калачак. Үз Ватаныңны яклау – бер хәл, ә 80 нче елларда дәүләт алып барган сәясәт мәнфәгатьләренә тугры калу – бөтенләй икенче мәсьәлә. Каһарманлык белән үлем әҗәле дә янәшә йөрде”, - дип, Президент бу сугышның шактый канкойгыч булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, Татарстнанның 9 меңгә якын уллары һәм кызлары шул сугышта катнашырга мәҗбүр булган.

“Кызганычка каршы, җәмгыятьтә барган тирән үзгәрешләр аркасында армия гаскәрләренә Чечня сугышына тыкшынырга да туры килде. “Төньяк Кавказда Татарстан солдатлары һәлак була торды. Чечня һәм Дагыстанда барган хәрби гамәлләргә республикадан 12 меңнән артык хәрби хезмәткәр җәлеп ителде. Корбаннар аз булмады, шуңа күрә без улларын, ирләрен, абый-энеләрен, әтиләрен сугыш кырыннан исән-сау килеш әйләнеп кайтуын күрү бәхетенә ирешмәгәннәрнең хәсрәт ачысын уртаклашабыз. Аның нәрсә икәнен үз башыңа төшмәсә белмисең. Тыныч вакытта да балаларыбызны югалту бик кыен. Шуңа күрә хәрби хезмәт сафларында көч түгече егетләребезнең язмышы турында кайгырту мөһим”, - дип басым ясады Минтимер Шәймиев.

Татарстан башлыгы РФ Президентының армиядә тәртип тәэмин итү буенча күп кенә эшләр башкарганына басым ясады. “Егет ил алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булуын аңларга да мөмкин, ә менә игътибарсызлык, саксыз караш, ваемсызлык аркасында егетләребезне гүр иясенә әверелдерү гафу итәрлек түгел”, - дигән фикерен җиткерде ул.

“Россиядә армия көрәшкә сәләтле булмаса, ил көчле булмаячак. Шундый территорияләргә һәм табигый байлыкларга ия була торып, Россия көчсез була алмый. Ил киләчәге өчен көрәшү - халыкның гомуми бурычы. Россия – көчле ил дигән фикер үзаңыбызда элек-электән каһарманнарча адымнар нәтиҗәсендә урнашты”, - дип ассызыклады Илбашы.

Ул хәрбиләрнең тормыш иптәше, кызы булуның дәрәҗә булып саналуына карамастан, кыенлыгын да яшермәде. “Якыннарының үзләреннән еракта вакытта, аларның гомеренең куркыныч астында булуын белгән гүзәл затлар ни кичергәннәрен бары тик үзләре генә беләдер. Киләчәктә хәрбиләргә Ватанны саклау бары тик горурлык булып саналсын, якыннарында канәгатлек хисе генә яшәсә иде”, - дигән теләктә калды Минтимер Шәймиев. “Ил чәчәк ата, аның сәясәтендә сайланган юл һәр кешенең үтә торган тормыш юлы. Безнең батырлар нәкъ менә шул юл иминлеген кайгырта”, - дип җөпләде ул чыгышын.

Тәбрикләү чыгышыннан соң, Минтимер Шәймиев тантанада мактаулы исемнәр дә тапшырды. Әфганстан Республикасында хәрби бурычны үтәгәндә чагылыш тапкан батырлык, каһарманлык, аяусыз көрәш өчен “Хәрби казанышлар өчен” медале белән рядовой Рим Умәров, Дагыстан Республикасында хәрби хезмәт үтәгәндә батырлык, кыюлык, аяусыз көрәш күрсәткәне өчен “Батырлык өчен” һәм Жуков медале белән рядовой Рәмис Мотыйгуллин бүләкләнде. Ватанны саклау буенча күпьеллык эшчәнлек, милли оборона потенциалын ныгыткан өчен күпкырылы хезмәт, Ватанга хезмәт итү өчен булачак офицерларның профессиональ әзерлеге өчен Казан суворов хәрби училищесы башлыгы Александр Бородин “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. Корабльләр төзелеше дәүләт программасын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен “Ак – Барс” холдинг компаниясе ААҖ генераль директоры Иван Егоровка һәм “А. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Сергей Ильинга “Диңгез эшчәнлегендә башкарылган гамәлләре өчен” медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International