Казанга Дмитрий Медведев килде

2008 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21 февральдә "Казан" Халыкара аэропортына Мәскәүдән махсус рейс белән Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев килде. Самолет баскычы янында аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Казанда бер көн булыр дип көтелә. Аерым алганда, ул 19нчы гимназиядә булачак (анда Фячеслав Фетисов һәм Сергей Макаров Татарстанның яшь хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрә), аннары "Спортивная Россия" Бөтенроссия ирекле оешмасы съезды эшендә катнашачак. Съезд делегатлары белән бергә Дмитрий Медведев Россия Федерациясендә массакүләм физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Көннең икенче яртысында Д.Медведев "Танефть-арена"да кунак булачак. Анда "Россия, алга!" Бөтенроссия спорт форумының йомгаклау тамашасы уза.
Шунысын да искәртик, Д.Медведевның 2007 елның ноябрендә Татарстанга ясаган визиты мәгариф өлкәсендәге проблемаларга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International