Татарстан Президенты - Тукай һәм Сарман районнарында

2008 елның 26 феврале, сишәмбе
25 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тукай һәм Сарман районнарында эш сәфәрендә.

Биредә ул "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖдә кош итен эшкәртү буенча завод ачылышында катнашып, җитештерү технологияләре белән танышачак. Республикада җитештерелә торган барлык кош итенең 50 проценты хәзер "Агросила Групп" ЯАҖнә караган "Чаллы-Бройлер" җәмгыятенә туры килә. Йомырка буенча күрсәткеч - 35 процент. 2007 елда предприятиедә 28,9 мең тонна ит җитештерелгән.

Минтимер Шәймиев шулай ук бүген Сарман районы җирлегендәге "Нуркәй" агрофирмасы базасында семинар-киңәшмәдә дә катнаша. Анда җир эшкәртүдә инновацион юнәлешләр, заманча техника һәм җиһазлар, АПК тармагы өчен фән казанышлары, төзекләндерелгән сөт комплексларында терлекчелек продукциясе җитештерү технологияләре тәкъдир ителәчәк. Бүген Сарманда Татарстан Президенты катнашында аграр проектка нәтиҗәләр ясалып, 2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең перспектив юнәлешләре билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International