Сессиянең көн тәртибенә ТР Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан җитмештән артык мәсьәлә чыгарылды. Алар - республика дәрәҗәсендәге закон проектлары һәм карарлар, федераль закон проектлары һәм төбәк парламентларының закон инициативалары.
Депутатлар, аерым алганда, "Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында", "2008 елда Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проектларын тикшерәчәк.
Шулай ук республика парламентарийлары "Татарстан Республикасында референдум турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәте турындагы" ТР Законының 23 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" ТР закон проектлары, ТР Дәүләт Советының "Татарстан Республикасының Әлмәт районы территориясендә торак пункт - Гөлбакча авылын төзү турында"гы карары өчен тавыш бирәчәк.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары РФ Дәүләт Думасына юллау өчен берничә закон инициативасы да әзерләгән.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.