ТР Президент Минтимер Шәймиев Саба районында эш сәфәрендә

2008 елның 29 феврале, җомга
Визит планында бары бер объект каралган - ул "Саба" йөзү бассейны" физкультура-сәламәтләндерү комплексының ачылыш тантанасында катнашу. Президентның бассейнның барлык заллары белән танышуы көтелә, аннары Илбашына спортчылар күрсәткән чыгышлар тәкъдим ителә.

"Саба" йөзү бассейны" физкультура-сәламәтләндерү комплексының заказчысы - Татарстан Республикасының Баш инвестицион төзелеш компаниясе, подрядчысы - "РАСС+" төзелеш фирмасы ҖЧҖ.

ТР бюджеты тарафыннан финансланган комплексның смета бәясе - 118,07 миллион сум. Гомуми мәйданы 3122 квадрат метр тәшкил итә. 2006 елның июнь аенда төзелә башлаган бассейнның төп ванна размеры 25 метрлы 8 дорожкадан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International