Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Татарстан халкы хакимияткә ышана"
2008 елның 3 марты, дүшәмбе
2 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Россия" телеканалында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләренә багышланган "Пятая студия" программасында катнашты. Программаны алып баручы Сергей Брилев Татарстан башлыгыннан турыдан-туры эфирда кичә булган сайлауларның йомгакларын шәрехләвен сорады.
"Хәзерге сайлауның нәтиҗәләрен Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре белән бергә соңгы елларда алып барылган дәүләт сәясәте җиңүе дип атарга була", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
"Миңа Путин-Медведев берлеге ошый. Алар икесе дә җаваплы дәүләт эшлеклеләре. Владимир Путин җитәкчелек иткән дәвердә Россияне кризистан алып чыкты һәм үсешне дәвам итәргә дигән бурыч куя. Хәзер үсеш юлыннан бару катлаулырак, чөнки безгә хәзер көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк. Әмма мин безнең икътисад алган тотрыклылык юлы уңышлы булуга ышанам", - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Минтимер Шәймиев ни өчен республикада халыкның сайлауларга килү дәрәҗәсе югары булуны да аңлатты. "Үзгәртеп коруның беренче елларыннан ук без кешеләр өчен сәяси һәм икътисади реформалар үткәрәбез һәм алар 15-16 ел эчендә республикада ниләр эшләнгәнне, аларның буш вәгъдә генә булып калмаганын күрә һәм хакимияткә ышана", - диде Президент.
2008 елның 3 март
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз