Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев федераль түрәләр белән Татарстанның оборона сәнәгате перспективаларын тикшерде
2008 елның 18 марты, сишәмбе
17 мартта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Денис Мантуров, Федераль сәнәгать агентлыгы башлыгы Андрей Дутов һәм "Оборонпром" берләшкән сәнәгать корпорациясе" ААҖ генераль директоры Андрей Реус белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында республиканың "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе, "Казан вертолет заводы" ААҖ, "Горбунов исемендәге КАПО" ААҖ, Казан дәүләт казна дары заводы, "Казан төгәл машиналар төзү заводы" ФДУПне үстерү мәсьәләләре каралды.
Минтимер Шәймиев соңгы елларда республикада сәнәгый җитештерүнең нәтиҗәле үсешен билгеләп үтеп, хәзерге таләпләргә туры килә торган техник кадрлар әзерләүне беренчел бурыч, дип атады. Шул уңайдан ул Татарстанда гомумбелем бирү, урат һәм югары һөнәри уку йортларын турыдан-туры сәнәгый предприятиеләр белән бәйләүче белем бирү кластеры төзелүен белдерде. Очрашуда шулай ук югарыда аталган предприятиеләрнең эшчәнлеген исәпкә алып, фәннең сәнәгый җитештерүгә интеграциясе перспективалары каралды.
Әңгәмә ахырында Татарстан башлыгы федераль хөкүмәт вәкилләренә актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтеп, федераль һәм республика хакимият органнарының сәнәгать тармагындагы бурычларда һәм максатларда фикерләре уртак булуына игътибар итте. "Без барыбыз да Россия Федерациясенең оборонага сәләтлелеген алга таба ныгытуга юнәлтелгән уртак эшне башкарабыз", - диде ул.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
2008 елның 17 март
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз