М.Шәймиев Татарстан Республикасының өч законына үзгәрешләр кертүче указларга кул куйды
2008 елның 21 марты, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турында", "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" һәм "Җир асты байлыклары турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
ТР законнарына үзгәрешләр кертү федераль кануннардагы үзгәрешләр һәм тиешле төгәллекләр кертүгә бәйле. Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.