9 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында Эр-Рияд провинциясе губернаторы, принц Салман ибн Абдул-Азиз Әл Сауд белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы эшләр департаменты җитәкчесе Тимур Акулов, Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Виктор Кудрявцев, король Фейсал исемендәге хәйрия фонды Тулы вәкаләтле Вәкиле Авад Әл-Бади, король Фейсал исемендәге премия лауреатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Принц Салман Согуд Гарәбстанына килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде һәм залда дөньяның төрле илләре гражданнары булуына басым ясады. Ул аларның һәркайсы ислам динен, фәнне үстерүгә, дөнья бергәлеген гуманлаштыруга үзеннән өлеш кертүен ассызыклады.
Шунысы игътибарга лаек, соңгы вакытта Согуд Гарәбстанында чит ил делегацияләре бик еш була. Әлеге процесс король Абдул-Азиз идарә иткән вакытларда ук башланды һәм ул илнең диалогка әзер булуын күрсәтә. "Бу бердәм хәрәкәт һәм бөтен дөньяда дустанә мөнәсәбәтләрнең җайга салынуы хакында сөйли", - диде принц. Ул шулай ук Татарстан һәм ислам төп дин булган дәүләтләр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең әһәмиятенә басым ясады.
Шунысын да искәртик, принц Салман ибн Абдул-Азиз гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирә. 1956 елдан алып ул гарәп һәм ислам дөньясында су басулар һәм җир тетрәүләрдән зыян күрүчеләргә иганә җыю белән шөгыльләнүче берничә комитетның җитәкләгән. Хәзерге вакытта принц Салман Босния һәм Герцеговина, Сомали илләренә ярдәм итү өчен иганә җыю буенча Югары Комитетның рәисе булып тора. Ул шулай ук Палестина каршылыгы әгъзаларына теләктәшлек күрсәтү Халык Комитетын, Мисырда җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен иганә җыю буенча Югары Комитетны һәм Әфганстанда яшәүчеләр өчен иганә җыю Комитетын җитәкли.
Җыеп кына әйткәндә, принц ислам үсешенә һәртөрле ярдәм күрсәтә. Эр-Риядта ул Хәйрия җәмгыятен җитәкли, мәчетләр һәм ислам үзәкләренә булышлык итә.
Очрашу барышында Татарстан Президенты, үз чиратында, принцка җылы каршы алганы өчен рәхмәт белдерде һәм аңа борынгы болгарлар һөнәрчелеге стилендә кулдан эшләнгән кувшин бүләк итте.
Очрашу тәмамлангач Минтимер Шәймиев король Абдул-Азиз исемендәге Тарихи үзәктә булды һәм Согуд Гарәбстаны дәүләт телевидениесенә интервью бирде.