25 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Россия һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академияләренең хакыйкый әгъзасы, Мериленд университеты профессоры Роальд Сәгъдиев белән очрашты. Илбашы белән әңгәмәдә шулай ук галимнең туганы – Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, РФА Себер бүлеге рәисе урынбасары, шул бүлекнең “Халыкара томография үзәге” институты директоры Ренад Сәгъдиев катнашты.
Татарстан ягыннан очрашуга ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының территорияләр белән эш буенча идарәсе башлыгы Булат Зиннуров, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, РФА Казан фәнни үзәге физик-техник институты директоры, ТР ФА вице-президенты Кев Салихов, Казан дәүләт университеты ректоры – ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, “Бөтендөнья Татар Конгрессы” башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чакырылган.
“Илебезнең һәм республикабызның даһи уллары – бүгенге көннең танылган галимнәре белән очрашуыма бик шатмын. Бу минем бәя генә түгел, сезнең ил һәм дөньякүләм фән үсешенә керткән өлешегезгә бик күп лаеклы бәяләр бирелде. Сез шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенең дә горурлыгы булып саналасыз”, - дип, Минтимер Шәймиев, Россия һәм чит ил Фәннәр академияләре әгъзалары буларак, галимнәрнең Татарстан Фәннәр академиясе әгъзаларының алгы сафында исәпләнүен дә билгеләп үтте. Алга таба Президент кунакларны республиканың социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Әйтик, агымдагы елның ике ае эчендә тулаем төбәк продукты күләменең 8 процентка тәңгәл үсеше күзәтелә. “Җитештерелгән продукция күләмнәре буенча җитди куәтлелеккә ирештек”, - ди Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, нефть табу һәм эшкәртү өлкәсендә фән казанышларын куллану, Татарстан икътисады үсешенә уңай йогынты ясый. “Татарстанда “кара алтын” чыгу урыннарында фән технологияләре уңышлы файдаланылды. Фән тыкшынуыннан башка, республикада бер генә скважина да борауланмады”, - дип ассызыклый республика җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә битумлы нефть табу буенча Канада тәҗрибәсе эшкә җигелә башлаган. “Беренче ике пар скважинаны сафка керттек инде, нәтиҗәләре яхшы. Дөрес, пластларны җылытуны исәпкә алганда, чыгымлылыгын да билгеләп үтәргә кирәк”, - ди Президент.
Минтимер Шәймиев галимнәргә, республиканың, рапс эшкәртү, биоягулык җитештерү комплекслары төзелеше буенча да, лидерлык позициясендә торуы турында сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, республика галимнәре алдында, автокомпонентлар җитештерүдә яраклы полимерлар һәм композит материаллар эшләп чыгару бурычы тора.
Роальд Сәгъдиев Татарстанның барлык тармаклардагы казанышларына карата тәэсирләре белән уртаклашты. “Россиянең үсеш фонында Татарстан аерылып тора. Үзенчәлекле һәм камил эш технологияләре белән, республика Россия төбәкләре арасында әйдәманнар сафында исәпләнә. Нефть чыгару технологияләре чит илләрдә дә кызыксыну тудыра”, - дигән фикерләрен җиткерде ул.
Журналистлар белән әңгәмә барышында, Роальд Сәгъдиев очрашуда фән өлкәсендә галимнәр алдында торган яңа максат-бурычлар хакында дискуссия баруын хәбәр итте. “Дискуссиядә Мәгъзүм Сәлахов, Әхмәт Мазгаров актив катнашты, һәркайсыбыз үз теләкләрен белдерде”, - ди галим, әмма идеяләрнең барысын да ачып салырга ашыкмады, аларны әлегә сер итеп саклауны кулай күрде. Роальд Сәгъдиевның Казанга эш сәфәренең төп максатына килгәндә: “Мине Казан дәүләт университетына күптән чакыралар инде. Әлеге югары уку йортында студентларга һәм мөгаллимнәргә “Плазма физикасы”, “Космик тикшеренүләр” темасына лекцияләр укырга, АКШ та университет системасы ничек оештырылганы, Америка галимнәренең эшчәнлек кыры юнәлешләре турында сөйләргә җыенам.
Ренад Сәгъдиев әйтүенчә, галимнәр арасында тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Казанга эш сәфәре кысаларында, Ренад Сәгъдиевка ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы дипломы тапшырылачак.
Роальд Сәгъдиев Казанның 1000 еллык юбилеена килгән булган. “Казан күркәмләнә бара. Татарстан Фәннәр академиясе үсеше артыннан зур горурлык белән күзәтәм. Бигрәк тә, мәдәниятне, тарихны өйрәнү кебек юнәлешләр ачык чагылыш таба”, - ди ул. “Татарстанда фәнгә ихтирамлы мөнәсәбәт урнашуына тагын бер тапкыр инандым”, - дип өстәле Ренад Сәгъдиев.
Очрашуда галимнәргә “Казанның меңъеллыгы истәлегенә” медальләре тапшырылды.
Роальд Сәгъдиев 1932 елның 26 нчы декабрендә Мәскәү шәһәрендә дөньяга килә. Роальд ага плазма физикасына нигез салучыларның берсе. Берничә дистә фән докторларын биргән һәм халыкара мәйданда абруй казанган физика мәктәбе оештыруы белән дә, әлеге шәхес зур хөрмәткә лаек. Роальд Сәгъдиев югары дәрәҗәдәге очрашуларда Михаил Горбачев һәм Эдуард Шеварднадзеның киңәшчеләре сыйфатында эшләгән. Моннан тыш, ул Горбачевның, коралның гражданнар һәм хәрби космик системалары мәсьәләсендә уң кулы булып хезмәт куйган. 1989 елдан бирле АКШның Мериленд университетында белем бирә, бер үк вакытта РФА Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре булып санала. 1984 елда плазмалы физика өлкәсендәге уңышлы эшчәнлеге өчен Ленин премиясенә лаек була. Ул шулай ук Социалистик Хезмәт Герое исеме иясе.
Ренад Сәгъдиев 1941 елның 13 нче декабрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Бүгенге көндә ул, химик физика өлкәсендә күренекле белгеч буларак, илдә фән үсешенә саллы өлеш керткән шәхес. Аның төш магнит резонансы спектроскопиясе һәм молекуляр магнетиклар өлкәсендәге хезмәтләре киң танылу ала.
27 март көнне Казан дәүләт университетының актлар залында КДУның Гыйльми советы һәм фәнни җәмәгатьчелеге тантаналы утырышында, Россиянең танылган галименә “Казан дәүләт университетының мактаулы докторы” дипломы тапшырылачак.
Роальд Сәгъдиевнең исеме КДУның Тарих музеенда сакланучы Казан университетының Мактаулы докторлары китабына кертеләчәк. Күркәм традиция буенча, чараның тантаналы өлешеннән соң галим лекция укыячак.
Белешмә өчен: Казан дәүләт университеты “Казан университетының мактаулы докторы” исемен фән һәм мәгариф, халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткән, фәнни һәм педагогик казанышлары дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган кешеләргә бирә. Профессор Сәгъдиевка КДУның мактаулы докторы исемен бирү турындагы карар КДУның Гыйльми советында 2007 елның 28 нче июнендә аенда кабул ителгән.