27 март көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Химимпорт" холдингы башкарма директоры Иво Каменов һәм Болгария Республикасы Президенты киңәшчесе Бойко Радоев җитәкчелегендәге Болгария эшкуарлары делегациясе белән очрашты.
Очрашу башында республика башлыгы әлегә Татарстанда авиапассажирларга хезмәт күрсәтү проблемалы, дип ассызыклады. "Әлегә без модернизацияләү процессы артыннан өлгермибез, без иң заманча дәрәҗәгә чыга алмыйбыз. Бәлки бу юнәлештәге адымнарыбзны ахыргача уйлап бетермәгәнбездер", - дип билгеләп үтте ул.
Минтимер Шәймиев кунакларга хәзерге вакытта республиканың үзендә Универсиада-2013не кабул итү хокукы өчен көрәшүен белдерде, бу очракта авиапассажирларны йөртүләргә аерым игътибар бирелә. "Билгеле, Универсиада-2011не үткәрүдә Кытайга җиңелүебез мактауга лаек, әмма ул чакта 6 миллион кеше яшәгән шәһәр отты бит. Моны да истә тотарга кирәк. Хәзерге вакытта Кытай безгә булышырга вәгъдә итте. Авиапассажирлар йөртүне үстерүне истә тотуда да мәҗбүри. Без бу хакта кичә узган очрашу барышында Россия транспорт министры Игорь Левитин белән сөйләштек",- дип хәбәр итте Президент.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.