ТР Президенты Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2008 елның 26 марты, чәршәмбе
26 мартта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәүдә ягулык-энергетик комплексы һәм минерал-чимал базаны яңадан җитештерү мәсьәләләренә багышланган хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Комиссия эшендә нефть газын рациональ файдалану мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны комиссия рәисе, РФ Премьер-министры Виктор Зубков алып барды.

Бүген Минтимер Шәймиев "Аэрофлот - Россия авиалинияләре" ААҖ Директорлар советы рәисе, РФ Президенты ярдәмчесе Виктор Иванов белән Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә пассажир самолетларын чыгаруга заказлар урнаштыру мәсьәләсе хакында да фикер алышты. Очрашуда предприятиенең генераль директоры Васил Каюмов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International